Ир-ат татуировка аркасында берничә көн дәвамында 19 яшьлек кызны кыйнаган һәм көчләгән

32 яшьлек ир-ат татуировка аркасында берничә көн дәвамында 19 яшьлек кызны кыйнаган һәм көчләгән. Бу хакта Kub Mash яза.

Яшь пар Түбән Новгородтан Сочига ялга килгән. Озакламый яшьләр өйләнешергә җыенганнар, ләкин ялда бик нык талашканнар. Сәбәбе — кызның элеккеге егетенә багышланган татуировкасы булган. Кыз аны бетерергә теләмәгән.

Ир-ат сөйгәнен аяклары белән кыйный һәм телефонын тартып ала. Икенче көнне ул кызны көчләгән, яңадан кыйнаган һәм авызын өзәргә тырышып караган.

7 августта кызын мыскыл итү турында кызның әти-әнисе белгән. Әтисе полиция чакырткан.


Фикер өстәү