Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше тереләй янып үлгән

13 август таңында BMW M8 Gran Coupe машинасы зур тизлектә Кутузов проспектындагы яктырту баганасына  очып кергән. Иномарка бәрелүдән соң шунда ук янып киткән.

Инцидент якынча 00:26 сәгатьтә була. Мәскәү Дептрансы бастырган язмада күренгәнчә, машина йөртүче зур тизлектә идарәне югалткан һәм багана белән бәрелешкән.

Бәрелештән соң ук чит ил машинасы яна башлаган. Шаһитлар янып торган автомобильдән машина йөртүчене һәм пассажирны чыгарырга тырышып караган, тик алар тереләй BMW салонында янып үлгәннәр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, машина 63 яшьлек бизнесмен Әхмәтхаҗи Мазакаевка карый, ә руль артында янәсе аның 21 яшьлек улы Лерс булган, дип хәбәр итә Baza. Һәлак булган пассажир 21 яшьлек Иван Новиков булган, дип өсти Telegram-канал.
Два человека заживо сгорели в BMW после жесткого ДТП центре Москвы

 

 


Фикер өстәү