Марат Айзатуллин татарстанлыларны Төзүчеләр көне белән котлады

13 август – Төзүчеләр көне. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төзүчеләрне һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.

«Бу бәйрәм республикада яшәүче 92 меңнән артыграк кешегә кагыла: төзелештә һәм катнаш тармакларда нәкъ менә шуның кадәр кеше эшли, – диелә котлауда. – Сез сайлаган һөнәр – нәтиҗәсен һәр көн саен, һәр сәгать саен үзебез үк сизеп-тоеп торган һөнәрләрнең берсе. Сез төп дәүләт программаларын тормышка ашыруда, кешеләрне торак белән тәэмин итүдән, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүдән алып экология өлкәсендәге проектларга кадәр барлык стратегик бурычларны хәл кылуда катнашасыз.

Татарстанның төзелеш комплексы – йөзләрчә төзелеш компаниясе, дистәләрчә проект оешмасы һәм төзелеш материалларын җитештерүче предприятие ул. Бүген безнең тармак бик нык үсештә: инновацион материаллар кулланыла, алдынгы технологияләр гамәлгә кертелә, төзелеш өлкәсе актив төстә цифрлаша. Шул ук вакытта  сез үз эшегездә нәкъ менә ветераннарның тәҗрибәсе һәм белеменә таянасыз. Бүген аларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Нәкъ менә алар республика сәнәгатенең иң зур предприятиеләрен төзегән, бүгенге инфраструктураны үстерүгә нык нигез салган.

Социаль һәм мәдәни объектларны төзеп, республикада яшәүчеләргә уңайлы мохит тудыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүче бүгенге төзүчеләребезгә зур рәхмәт!

Кадерле дуслар! Республика төзүчеләренең югары биеклекне саклап, икътисад һәм социаль өлкәдә терәк булып калачакларына ышанам. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, мактаулы хезмәтегездә яңа уңышлар телим!»


Фикер өстәү