Марат Айзатуллин Торак-коммуналь хуҗалык  хезмәткәрләре көне белән котлады

Бүген – Торак-коммуналь хуҗалык  хезмәткәрләре көне. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һәр көн саен миллионнарча кешенең тормышын уңайлырак һәм иминрәк итү өчен тырыша, – диелгән котлауда. – Сезнең профессионализм җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм тынычлыгын тәэмин итә. Һәрбер кешенең хезмәтегез нәтиҗәсен тоюы, сезнең ярдәмегез белән йортларыбызда уңай үзгәрешләрнең  булып торуы күңелдә зур канәгатьлек хисләре тудыра.

Быел безгә республиканың шәһәр-авылларын төзекләндерү, авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне яңасына күчерү, күпфатирлы йортларның, социаль объектларның инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү һәм капиталь ремонтлау буенча зур эшләр башкарырга туры киләчәк. Халыкны чиста су белән тәэмин итү, җылылык казаннарын ремонтлау эше дәвам иттереләчәк.

Хөрмәтле коллегалар! Сезгә нык сәламәтлек, авыр эшегездә уңышлар, бәхет һәм иминлек телим!», — диелгән котлауда.

 


Фикер өстәү