Татарстанда 18 яшьлек егет батып үлгән

Алексеевск районында Кама елгасында яшь егет һәлак булган дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

Урынга килгән 3 нче номерлы ЗПСО водолазлары ярдан 5 метр тирәнлектә 18 яшьлек егетнең гәүдәсен тапкан.

Беренчел версия буенча, бәхетсез очракның сәбәбе һава һәм су температуралары аермасы аркасында көзән җыеруы яки йөзүченең ярга кадәр барып җитәргә көче җитмәве.

Һәлак булучының гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Егет йөзү өчен җиһазланмаган урында коенган.


Фикер өстәү