Россиянең иң зур флагы Казан Кремле янында урын алды

Идел буе төбәкләре  арасындагы иң зур  Россия флагы Казан Кремле янында урын алды.

Россия Федерациясе флагы көне хөрмәтенә «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге белән берлектә 50 метрлы триколор урнаштырды. Патриотик акция Казанның тарихи үзәге булгае шәһәр Кремле диварлары янында узды.

Акцияне оештыручыларның берсе, Казанда яшь гвардиячеләр җитәкчесе Владислав Тарасов сүзләренчә, флагны ачуга республика ВУЗлары студентлары, оешма хезмәткәрләре һәм битараф булмаган үтеп баручылар да кушылган. «Без Идел буе федераль округында РФнең иң зур флагын – 50х30 метр зурлыктагысын җәелдердек. Безнең өчен, һичшиксез, яшьләр арасында патриотик юнәлешне үстерү мөһим, яшь гвардиячеләр һәрвакыт илебез белән горурландылар, горурланалар һәм горурланачаклар», — диде ул.

«Бердәм Россия» нең төбәк сәяси советы әгъзасы, партиянең Казан бүлекчәсе башкарма секретаре, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова флагның халык бердәмлеге символына әверелүен билгеләп үтте. «Бу флаг безнең өчен нәрсәне аңлата? Бу иман, өмет, мәхәббәт, җиңү, бердәмлек символы. Россия күпмилләтле халык. Без хәзер, гадәти булмаган хәлләр вакытында, алда торган мәсьәләләрне хәл итәр өчен бердәм булырга тиешбез», — диде һәм бәйрәм белән котлады.


Фикер өстәү