Владимир Путинның туган көне хөрмәтенә автойөреш узды

7 октябрь көнне Россия Президенты Владимир Путин туган көнен билгеләп үтте. Аңа 71 яшь тулды. Бәйрәм уңаеннан Казанда яшәүчеләр «Путин командасы» дигән автойөрешкә чыкты. Җиңел машиналар, ретро автомобильләр, мотоцикллар Россия һәм Татарстан флаглары белән Ямашев проспекты буенча хәрәкәт итте.

Әлеге чараны үткәрүне республикадагы яшьләр оешмалары хуплап алган. «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов:

– Истәлекле чара үткәрәсебез килде, – ди. – Шулай итеп автойөреш идеясе туды.  Анда катнашырга дип, 60лап машина җыелды. Бүген бирегә килгән кешеләр катлаулы вакытта да үзләренең гамәлләре, эшләре белән көн саен илебез хакына барысына да әзер икәнлекләрен күрсәттеләр.

Автойөрештә катнашырга гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде.

– Автойөреш буласын интернеттан белдем, дә ике улымын ияртеп килдем. Мин Президентыбыз хөрмәтенә узган автойөрештә катнашуым белән горурланам. Ватанпәрвәр итеп үстерделәр мине. Үз илебез, туган җиребез дип яшим. Машиналар белән шәһәр эченнән узганда, күңелләр тулды. Бик рәхәт хисләр кичердем. Ике улыма да аңлаттым. Алар белеп үсәргә тиеш, – ди Камил Зарипов.

Катнашучылар арасында байкерлар да бар иде. 10лап кеше җыелган.

–  Шалтыратып сорагач, шунда ук ризалаштым. Без – бердәм, горур халык. Президентыбызга рәхмәтлебез. Ул илебезне саклар өчен тырыша. Шуңа күрә без дә аның һәр эшендә терәк булырга тиеш, – ди Валентин Яньков.

Автойөрештә катнашучылар «Ак Барс Арена» стадионыннан Җиңү паркына кадәр барды. Соңгы ноктада аларны Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм төягән ике «ГАЗель» автомобиле каршы алды. Һәркем үзеннән өлеш кертергә ашыкты. «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстандагы төбәк бүлеге егетләргә дип бал һәм су алып килгән иде. Хәрбиләргә ярдәм Халык фронты һәм «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте белән берлектә җыелган.

–  Хәзер инде егетләргә җылы киемнәр, мичләр илтәбез. Үзләре нәрсә сорый – шуны алып барабыз. Безгә волонтерлар бик ярдәм итә. Көллияттә, вузда укучылар, бик теләп, ярдәм җыюда катнашалар. Хатлар язып җибәрәләр. Егетләр өчен менә шунысы кадерле дә инде аның. Үземнең күргәнем бар: хатларны укыганда, алар күз яшьләрен тыя алмый, – ди Халык фронтының Татарстан буенча төбәк җитәкчесе Ринат Фазылов. – Кулларына корал тотып, Ватанны саклаучы егетләр безнең ярдәмне тоярга тиеш. Алар ялгыз түгел. Һәрберсен өйләрендә көтәләр.

Татарстанның Боксерлар җәмгыяте җитәкчесе Сергей Игнатьев хәрбиләр өчен йокы капчыклары алып килгән.

– Без нәкъ менә шушы вакытта бердәм булырга тиеш. Бүгенге гамәлебез белән Ватанны яратуыбызны күрсәттек, – ди ул. – Президентыбыз хөрмәтенә узган автойреш башкаларга үрнәк булсын. Алар күңелендә горурлык барлыкка килсен. Ил башлыгына нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Без һәрвакыт аның белән.

Сүз уңаеннан, бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучыларга 5 тонна гуманитар ярдәм юлга кузгалды. Бер «Нива» машинасын соңрак тапшырачаклар.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү