Газетага язылу

Табиб кайсы катта яшәүнең сәламәтлек өчен файдалы булуы турында сөйләгән

Беренче катта яшәүчеләрдә үпкә авырулары еш очрый һәм аларның иммунитеты да начаррак була икән.

Табиб-терапевт Юлия Коваленко “Газета. Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә кайсы катттагы фатирда яшәүнең сәламәтлек өчен куркынычсызрак булуы турында сөйләп үткән.

Табиб беренче һәм икенче катлардагы торакка өстенлек бирмәскә киңәш иткән. Сәбәбе – әлеге катларда яшәү үпкә авырулары килеп чыгу куркынычын арттыра. Ник дигәндә, 1-2нче катлардагы фатирлар подвалга якын урнашкан. Ә ул – гөмбәчек һәм күгәрек “оясы”...

– Үпкә, борын-тамак-колак авырулары, аллергия, тире авырулары, бронхиаль астма белән яный бу. – дигән табиб.

Иң әйбәте – өченчедән җиденче катка кадәр. Өстәрәк урнашкан катларга сәнәгать предприятиеләреннән чыккан төтен-газ сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Ә инде чиктән тыш биек катларда җилләткеч системасы үзенчәлекләренең организмны какшату куркынычы зур, дип билгеләп үткән Коваленко.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре