«Ипотеканы 30 елга алмагыз»

Соңгы бер елда 30 елга ипотека рәсмиләштерүчеләр саны ике тапкыр арткан. Шунысы да бар: «сакаллы» ипотека алырга теләк белдерүчеләрнең күбесе, банкка әҗәтен түләп бетергәнче, пенсиягә чыгу яшенә җитәчәк. Бурычлы үлмәсме? Әллә ипотеканы озак вакытка алып, аны тизрәк түләп бетерү отышлымы? Без әнә шул сорауларга ачыклык кертергә тырыштык.

Билгеле булганча, бүген илдә ипотеканы күп дигәндә 30 елга рәсмиләштерергә мөмкин. Түләү вакытын сузган саен, процентларга бәйле бурыч күләме дә арта, билгеле.

– Ипотека рәсмиләштерергә теләүчеләрнең гаризаларын тикшергәндә, аларның кредит тарихы, түләү сәләте һәм айлык кереме исәпкә алына, – ди башкаладагы банкларның берсендә эшләүче кредит белгече Альбина Дорофеева. – Әнә шул мәгълүматлардан чыгып, ипотека кредитының ставкасы һәм срогы билгеләнә. Ипотека буенча түләү гаиләнең яки ялгыз яшәүче кешенең айлык кеременең 40–50 процентыннан артмаска тиеш. Гариза тапшыручының яше дә исәпкә алына.

Ипотека буенча соңгы кертемне түләгәндә 70–80 яшькә җитәчәк кешеләргә озак вакытка исәпләнгән ипотека рәсмиләштермибез, билгеле. Азрак вакытка алган очракта айлык түләү зуррак, ә банктан алган акчага өстәп кайтарган бурыч күләме азрак була. Ипотеканы озаграк вакытка алсаң исә киресенчә.

✅Мисал китерик. Фәлән шәһәрдә яшәүче Галиевларның айлык кереме – 70 мең сум, ди. Балалары юк. 5 миллион сумга ипотекага фатир алмакчылар. Беренчел кертемгә 1 миллион сум акчалары бар. Ипотека ставкасы – 10 процент.
– Ипотеканы 10 елга алсалар, айлык түләү – 52 мең сум, бурычка өстәп кайтарасы акча – 2,3 миллион сум.
– Ипотеканы 30 елга алсалар, айлык түләү – 35 мең сум, процент итеп түлисе акча – 8,6 миллион сум.

Россия Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, былтыр барлык ипотека кредитларының 40 проценты 30 елга дип алынган. Алдагы елны мондый гаризалар саны икеләтә кимрәк теркәлгән. Озак вакытка ипотека рәсмиләштерүчеләр – нигездә 35–45 яшьлекләр. Димәк, әҗәтләрен түләп бетергәндә, пенсия яшендә булачаклар. Банк белгечләрен әнә шул борчуга салган да инде. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, узган ел ипотека рәсмиләштерү өчен куллану кредиты алучылар саны да икеләтә күбрәк теркәлгән. Хәлләр алга таба да болай дәвам итсә, кредит оешмаларына финанс куркынычы янарга мөмкин, дигәннәр.

Гади халыкның хәле аңлашыла, ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин.

– Бүген торак бәяләре кыйммәт. Халыкның кесә ягы исә бик чамалы. Акчасы булганнар аны урнаштыру җаен кайгыртып куйды инде. 30 елга дип ипотека рәсмиләштерүчеләр – кесәсе такыр булганнар. Өстәвенә иртәгәге көнгә ышаныч та юк. Мондый шартларда бар булган акчаны тотып бетерергә ярамый. Шуңа күрә халык ничарадан бичара дигәндәй, «сакаллы» ипотекага ризалаша да инде.

Мәсьәләне чишүнең бердәнбер ысулы – торак бәясен төшерү. Ә моның өчен бөтен шартлар бар. Белүебезчә, Казанда төзелеш оешмалары яңа йортлардагы фатирларны төзелешкә киткән чыгымнардан икеләтә кыйммәтрәк бәягә сата.
Банк белгече әйтүенчә, кредит оешмасыннан алган бурычны вакытыннан алдарак та кайтарып бирергә мөмкин.

– Канун нигезендә теләсә нинди кредитны, шул исәптән ипотеканы да, иртәрәк түләп бетерергә ярый, – ди Альбина Дорофеева. – Тик моның бер шарты бар: бу хакта банкка алдан хәбәр итәргә кирәк. Әҗәтне өлешчә капларга телисез икән, банк түләү графигын яңадан исәпләп бирәчәк. Беренчедән, ипотека срогын киметергә мөмкин. Бу очракта, айлык түләү артачак, ә процент өлеше кимеячәк. Шуңа күрә бу – иң отышлысы. Ягъни калган суммага процент азрак исәпләчәнәчәк.

Икенчедән, айлык түләүне киметергә була. Тик шунысын истә тотыгыз: бу очракта сез түләгән акчаның күп өлеше процентларны каплауга, калганы гына төп бурычны түләүгә тотылачак. Ипотеканы вакытыннан алда ябу отышлымы-юкмы? Бу сорауга төгәл җавап юк. Мәсәлән, ипотеканы түли генә башлаган елларда акчаның күп өлеше процент түләүгә тотыла, ә соңгы елларда исә бурыч кына капланып бара. Шуңа күрә ахырга таба артык кабалануның файдасы да шулкадәр генә.

Сан
2022 елда Татарстанда яшәүчеләр 156,4 миллиард сумлык 46,5 мең ипотека кредиты рәсмиләштергән.

Эльвира Вәлиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү