Татарстанда кыр уңганнарына 70 меңгә якын акча тәкъдим итәләр

69609 сум. Татарстан аграрийларга иң югары хезмәт хакы тәкъдим итә торган Идел буе федераль округы төбәкләре исемлеге өчлегенә кергән. Бу хакта hh.ru хезмәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Беренче урынны Мари Эл били. Анда кыр уңганнарына 90924 сум акча тәкъдим итәләр икән. Авыл хуҗалыгы тармагы эшчеләренә иң аз акчаны Ульяновск өлкәсендә тәкъдим итәләр. Бу – 45 мең сум.

Июль аенда Идел буе агросәнәгать комплексы өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ июнь дәрәҗәсендә сакланып калган. Бары тик алты төбәктә генә, шул исәптән Татарстанда да (+7%) ихтыяҗ арту күзәтелгән.


Фикер өстәү