Флюра Низамова: «Бөтен җирдә оптимизация хәзер, хәтта урманда да»

Бик сәер ел әле бу. Башта корылык, эсселек интектерде. Июнь аенда барлык яшелчәләр, суыктан бөрешеп, кибегеп-көеп утырдылар. Ниһаять, бер ара яңгырлар явып алгач, хәлләнеп киттеләр тагы.

Минем ындырда җәй башының суыгына һәм җирнең дымсызлыгына караптыр инде, алабута чыга алмады хәтта. Бары тик эт эчәгесе генә бирешмәде: аның, күрәсең, тамыры бик тирәнгә китә, ул үзенә җитәрлек дымны табып ала, ахрысы – котырып үсте. Бәрәңгене, кавын-карбыз-кыяр араларын инде ике кат утап чыккан идем, бүтән чүп әллә ни үсмәс дип уйлаган идем. Үсмәс ди сиңа: июльдә көннәр җылыга борылгач, өстәвенә ара-тирә яңгырлар да яугалап алгач, алабута ирәеп китте. Бер атна-ун көн утамый торган идем, берзаман бөтен ындырны алабута басты. Инде бу атнада бәрәңгене өченче катка утыйм. Чөгендер, суган, кишер, кыяр, кавын, карбыз араларын да яңадан утыйсы була инде, бәрәңгене дошманнан арындыргач. Урманга җиләккә йөрисе булмый быел, җиләк юк, диделәр. Корылык галәмәте инде. Алай ук булып чыкмады: урыны-урыны белән, урман авызларында, күләгәлерәк җирләрдә җир җиләге үскән дә пешкән икән. Биш тапкыр гына барып калдым. Бөтенләй үк җиләк өзмәдем диярлек булмады, шөкер. Җиләк уңган елларда унбиш тапкыр да барыла иде. Әле унике банка кайнатып ябып та куйдым. Инде бүтән җыясы нәрсә калмады, дип йөри идем, өч-дүрт көн элек күрше хатыннарыннан ишетеп, хәйран калдым: урманда бераз кура җиләге бар икән, кемдер барган, җыйган! Машиналы күршеләремә тагылып, кичә мин дә тауга менеп киттем. Без бала чакта тау өстендәге урманда делянка кисәләр иде дә, шул киселгән урында агачларны төпләп, яндырып, тазартып, трактор белән канаулар казыйлар, шунда нарат үсентеләре утырталар иде. Ике-өч ел эчендә ул наратлар шактый үсеп, тирә-ягында каен, усак та буй җибәреп, матур гына чаукалык барлыкка килә, ә араларында, котырып, кура җиләге үсә, ботаклары канау уртасындагы яшь наратларга таба иелеп, җиләкләре җыеп бетермәслек күп була торган иде. Хәзер исә урманны кисүен кисәләр, ләкин киселгәне урынына агач утыртуны оныттылар, ахрысы, урыны агач-богачтан чүпләнеп кала. Урманчылыкта да шул ук оптимизация хәлләре бугай: әллә күпме белгечлек бетерелгән.

Хуҗасызлык, кыскасы. Менә шуңа күрә урманда элекке шикелле җиләкле кисентеләр бетте безнең тирәләрдә. Нефтьчеләр тау башына юл салганнар иде, үзләренә кирәк булгач. Ә юлны салганда тагы әллә күпме урманны кисеп, комын эттереп, юлның ике ягында да биек бер мәйдан барлыкка килгән, анда төрле агач-куак, шул исәптән кура җиләге дә үскән. Черегән агачларны таптап, күрән, кычыткан баскан урынны ергалап, кура җиләге эзләп йөрдек. Җиләге быел вак кына, июль ахыры бит: пешеп, изрәп, коелып бара. Алай да кечерәк чиләкләрне тутырдык. Берзаман аска карасам, үлән, чатыр-чотырлар арасында сары эшләпәле гөмбәләр күренә. Майлы гөмбә бит бу! Бәрәңге белән кыздырып ашарга менә дигән инде. Пычак һәрвакыт үзем белән, машинага чыгып, савытлар салган зур гына букчамны алып килдем дә, җиләкне онытып, гөмбә җыярга тотындым. Аннан тагы яхшы гына җиләклек очрады. Шулай, аралаштырып, икесен дә җыйдым. Эсседән әлсерәп, арып кйтып киттек. Чәй куеп җибәрдем дә гөмбәләрнең эшләпәләрен салдырырга тотындым. Аннан соң гына җиләккә чират җитте, тагы бер кат кулдан үткәреп, тазартып, шикәр бутап куйдым да клубка, репетициягә киттем. Җырлап кайткач, кура җиләген бер кат кайнатып алдым. Иртәгә, кем әйтмешли, урманга бардым юк, мондый эсседә җиләк дип үлеп булмый инде: теге кайнатманың эшен бетереп, банкаларны кайнарлап ябасы булыр. Ә гөмбәне пешереп алдым да бәрәңге (игътибар: яңа бәрәңге!) белән кушып, томалап пешердем. Телне йотарлык булды! Менә сезгә соңарган кура җиләге белән шулай ук гадәттә июль башларында ук чыга торган, ә быел соңарган гөмбә кыйссасы.

Флюра Низамова


Фикер өстәү