Әгерҗедә гомере өзелгән 8 яшьлек малайны Мамадышта җирләгәннәр: “Йөрәк әле дә сыкрый”

Әгерҗе районына кунакка кайткач, фаҗигагә юлыгып һәлак булган 8 яшьлек малайны Мамадыш районда җирләгәннәр. Сабыйның инде ашларын уздырганнар. Ул гаиләдә төпчек бала булган. Аның апасы һәм абыйсы бар.
– Бик авыр хәсрәт. Ишеткәч, нишләргә дә белмәдек. Әтисе безнең авылныкы бит. Шулкадәр кызгандык инде баланы. Әтисе дә авыр кичерде. Ул балалары өчен өзгәләнеп, барысын да эшли иде. Кая гына йөртмәде сабыйларын. Кече күңелле иде. Ничекләр түзә икән бу дидек. Әнисенә дә бик кыен. Анда еламаган кеше юк иде. Әби-бабасы да бик бетеренде, – ди авылын һәм үз исемен күрсәтмәүне сораган ханым. – Күңелле яңалык түгел бит. Бик читен хәлләр. Әмма бернишләп тә булмый. Аллаһы Тәгалә шулай кыска гомерле иткән инде бу баланы. Башка хәсрәтләр килмәсен. Сабый оҗмах кошыдыр. Урын җәннәттә булсын.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү