«Бик тә үзгә җәй булды бу»

Җәйләрнең төрлесен күргән өлкәннәр дә шулай ди. Елдагыдан 15–20 көнгә алдан килгән өчен түгел. Күп җирдә корылык булган өчен дә, инде кыраулар бетәргә тиешле вакытта яшелчәләр өшерлек итеп кырау төшкәнгә, корткыч-бөҗәкләр чамасыз күп булганга… гына да түгел. – Аларның һәркайсы җәйне үзенчәлекле итәргә сәләтле, әмма быел бөтенесе бергә булды. Кайчан яз башланды, кайчан җәйгә күчтек, инде көзгә кереп барыш… Нигәдер күчеш чорларын да аңлап өлгерә торган булмады. Кыскасы, сюрпризларга бай җәй булды бу.

Календарьда әле җәй уртасы булса да, бакчалар акрынлап бушый башлады. Сарымсак, суганнар иртә өлгерде. «Көне тулды, өстәмә яңа тамыр җибәрә башлады», – дип, беребездән беребез күреп, аларны җыйнап алдык инде. Уңышы күп кешедә, сортына карап, елдагыча булды дип беләм. Бу җәй йогынты ясамаган сирәк культуралар шулар булды, ахры. «Кишер белән чөгендер дә бар бит әле», – диючеләр булыр. Тик безнең якларда алар белән  язлыкта проблемалар булды: күп кешедә бигрәк тә кишер орлыклары тишелмичә аптыратты, яңадан утыртучылар да булды. Алар  соң көзгә кадәр үсә, өлгерерләр әле, дисәк кенә инде.

«Кыраулардан исән калган ташкабак, баклажан, помидорлар да бик әйбәт үсте, уңышы мул», – ди күпләр. Кабакларның әле үсәргә көне күп. «Әллә ничә төрле сортларын утыртып караган идек, ташкабакның барысы да күкрәп үсте, ашап та, эшкәртеп тә бетерә торган түгел, маллар рәхәтләнә инде», – ди туганыбыз. Авылда шунысы бик рәхәт: уңган яшелчәләрнең берсе дә әрәм булмый, үзеңнән артканы малларга менә дигән азык (алмаларны да бик яратып ашый алар).

«Башка елны бу вакытка инде кәбестәләрне берничә тапкыр агулый идек, быел ни хикмәттер, алар корткычларга бик бирешми әле», – ди кәбестә үстерүчеләр. Корткычлар, дигәннән, ул мәлгуньнәр елдан-ел арта гына бугай. Элек карлыганнарга иртә язда кайнар су сибә яки, өлгерми калсак, соңрак нәрсәдер (тәмәке порошогы иде дип истә калган) сибә идек тә, башка әйберләргә ниндидер агу-химикатлар сипкәнне хәтерләмим. Хәзер интернеттагы бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр тупланган берәр төркемгә язылсаң, аны укыганда күзләр маңгайга менә! Иртә яздан кара көзгә кадәр бөтен нәрсәгә әледән-әле нәрсәдер сибәсе дип киңәш бирәләр. Кыяр-помидорларга да су сибүдән башканы белми идек. Хәзер яшелчәләре дә нәрсәдер сипкәнне көтеп утыра. Помидорлар ярый әле, аларны фитофтороздан саклау чаралары күрсәң, суын сипсәң, иртә кызарсын, уңышы артсын, помидорлары эре булсын өчен дигәннәрен кулланмасаң да, үсәләр. Ә менә кыярлар, дөрестән дә, бик нәзбереккә әйләнеп бара. Әле яфраклары саргая, әле ниндидер таплар чыга, әле корыша… Теплицадагылары бигрәк тә күп игътибар сораса (шунсыз алардан күп уңыш алам димә), көннәр җылынды инде дип алданып, ачык туфракка иртәрәк утыртканнары да быел уңыш белән сөендерергә ашыкмады: кыярлары соң төште.

Быелгы җәйнең тагын бер «сәерлеге»: бер үк культура бер бакчада әйбәт, икенчесендә берәү дә юк. Бу кадәресе бигрәк тә җиләк-җимешләрдә күренә: әйтик, алмагачлар быел күп кешедә сыңар чәчәк тә атмады, алмасы да булмады. Ә кемнәрдәдер бүген агачлары сыгылып утыра, башка еллардагы кебек, алма коела… Кемдәдер виктория бөтенләй булмады, кемдер уңышына сөенеп туя алмады. Теләсә нинди елны шаулап үсә торган безнең җиләкләр дә быел шактый ким булды. Юкса, алдагы елларда да әллә ниләр сипми идек. «Картинадагыдай ясап куйган җиләкләр кебек утыралар, нишләтәсез?» – дигән күршеләргә дә: «Кырдагы җиләкләргә беркем дә берни сипми, үсәләр әле, сез дә үсегез дип, су гына сибәбез», – ди идем. Быел булышмады. Карлыган, чия, кура җиләге белән дә  шул ук хәл. Кемдәдер күп, кемдәдер юк… Булганда кадере юк, булмаса, кирәк икән, диеште башка елны коелганнары өстеннән таптап йөргән, мал-туарга ашатып, нишләтергә белми аптыраган кешеләр алмалы бакчаларын сагынап.

Быел бездә дә алмалар аз булды. Бер дә булмаган ише түгел үзе. Карлыган, кура җиләкләре бик күп булды, чияләрне әйтәсе дә юк. Бөтен туганнарны өмәгә чакырдым әле, килеп җыеп китегез дидем, – дип көлә Балтач районының Яңгул авылында яшәүче танышым Сәлимә Габделхакова. Сәлимә бакчачы түгел, әмма бакчаларында ел да бик күп төрле яшелчә, җиләк-җимешләр үстерүләрен (чәчәкләрне әйткән дә юк) беләм. Шуңа да: «Быел кавын-карбызларыгыз ни хәлдә?» – дип сорамый кала алмадым.

Быел утыртмаган идек. Теплицада гына үстерә идек без аларны. Урынны шактый күп ала. Кыяр-помидор үстерсәк, күпкә файдалырак дип уйладык. Быел яз иртә килде, тышта да өлгергән булыр иде дип уйлаган илем, июнь уртасындагы кырауда калмаган булыр иде, белми дә калдык бит, дип сөендем инде. Сливага да салкын тиде, алар да юк быел. Виноградларга да зыяны булды. Дөрес, алар яңадан яшәреп китте, тик әле дә җимешләре юк, булмастыр да инде. Башка елларны уңышы бик әйбәт була иде дә… Булганында яраткач, булмаганында шөкер итәсең инде, – ди ул.

Барыбызга да шулай дияргә кала.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү