Мәскәүнең “күрмәгәнен күрсәткән” яңгыр Татарстанга килә

Башкалада явым-төшемнең өч айлык нормасы яуган.

Бүген Татарстанда бу атнаның иң җылы көне: +27 градус. Әмма озакламый һава температурасы янә төшәчәк, яңгырлар явачак. КФУ профессоры Юрий Переведенцев “Челнинские известия” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, безнең якка көнбатыштан атмосфера фронты килә. Шуның йогынтысында кичә һәм бүген Мәскәүдә бик көчле яңгырлар явып, башкаланыэң берничә районын, кайбер метро станцияләрен су баскан, җир өсте транспорты туктап калган, аэропортларда 30лап рейс тоткарланган, парклар ябылган.

“Һава торышы үзгәрә. Мәскәүнең “күрмәгәнен күрсәткән” атмосфера фронты, бераз көчсезләнгән хәлдә, безнең тарафка юнәлгән. Урыны белән яңгырлар булырга мөмкин. Ул узып киткәннән соң бездә шундук салкынайтачак”, – дип аңлатып үткән Юрий Переведенцев.
Республикада июль аенда явым-төшем күләме нибары 20мм гына булган әле (норма буенча – 70 мм). Көндез һава температурасы +20 градустан артмаячак.


Фикер өстәү