Борай ярмасыннан кабак бөккәне

Гөлсинә Хәбибуллина рецепты

Чүпрәле камырга (аны һәркем үзе теләгәнчә әзерли) шикәр комын гадәтиеннән аз гына күбрәк салабыз. Кулга ябышмаслык итеп, артык каты итми камыр басабыз.

Һәм эчлек әзер булганчы камырны ял иттерәбез. Эчлеккә борай ярмасын бүрттерәбез, вак итеп шакмаклап кабак турыйбыз. Кабак катырак булса, аз гына тоз сибеп, уып алабыз, чыккан согын түгәбез. Ярма белән кушкач, тәменчә тоз, шикәр комы өстибез. Күп итеп йөзем җимеше һәм салкынча суда чайкап, бер уч тирәсе кипкән алма салабыз. Эретелгән сыер мае яки сыек май кушып, болгатабыз. Камырдан юка, кечкенә түгәрәкләр җәеп, эчлекне салып, матур итеп бөрәбез. 40-45 минут пешерәбез. Бик тә тәмле килеп чыга


Фикер өстәү