Татарстанда яшәүчеләрнең иң еш үлеменә китерә торган 3 сәбәпне атадылар

Татарстан халкы күпчелек очракта кан әйләнеше системасы авырулары, онкология һәм тышкы сәбәпләр аркасында үлә икән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марсель Миңнуллин хәбәр итте.

Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, тышкы факторларга — аварияләр, бәхетсезлек очраклары, алкогольгә бәйлелек һәм медицина белән бәйле булмаган үлем очраклары керә.

Миңнуллин сүзләренчә, Татарстанда, Идел буе федераль округы буенча,  үлем күрсәткече иң түбәне – 1000 кешегә 10,8 очрак кына туры килә.


Фикер өстәү