Авыл яши әле! Мамадыш районының Усали авылында бәйрәм иттеләр

Узган шимбәдә биредә авыл көне гөрләде. Иртәдән башланган шау- шу, күңелле ыгы- зыгы төнгә кадәр тынып тормады. Кайткан кунаклар авылдашлары белән күрешәләр, кочаклашалар, берсен берсе бәйрәм белән котлыйлар.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел! Халык күңел ачканчы, зиратка юл тоты. Андагылар да кайтучыларны көтеп тора. Ирләрнең кулында бензин пычкылары, балталар, хатын-кызлар каберлекләрне чистартты. Зиратта өмәдән соң чишмәләргә юл тотык. Һәркем үзенең урамына су эчеп үскән чишмәсен эзләп китте. Хәтирәләр дә яңарылды, Усалидагы дүрт чишмә чистартылды.

Кичкә халык клуб бакчасына җыелды.Ә монда инде чын мәгънәсендә авылдашлар, классташлар, дуслар очрашты. Кемдер зур казанда пешкән пылау белән сыйланды, кемдер утта кызган коймак белән, күмер самоварында кайнаган үлән чәе эчте. Өстәлләр күчтәнәчләрдән сыгылып торды. Ә соңыннан барлык халык мәдәният йортына юл алды. Монда инде музей, кул эшләнмәләреннән ярминкә көтә иде. Барысын карап танышканнан соң концерт номерлары башланып китте.

Һәр авылдашны мактап сөйләделәр бу кичәдә. Гади колхозчымы, авылның аксакалымы, ак әби, югары дәрәҗәләргә ирешкән авылдашларыбызмы — боларның һәркайсы турында матур сүзләр сөйләнде, аларга атап,җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде.Кунаклар һәр чыгышны алкшыларга күмде. Бәйрәмне түгәрәк уен белән тәмамладылар. Һәркем зур түгәрәккә басып, гармунга кушылып, татар халкының уен җырларын башкарды.Өч сәгатьгә сузылган концерт бер сулышта узды. Әлегә чарага өлеше кергән һәркемгә якташлар исменнән чын күңелдән рәхмәт җиткерәбез. Авыл өчен янып йөрүчеләр булганда, яши әле Усали.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү