«Тәмле табын» хуҗасы Раилә Ахунова: «Хәзер яшьләр плитә янында тормый»

Шулкадәр уңган-булган хатын-кызлар сокландыра. Раилә Ахунованың оста итеп пешергән ризыкларын социаль челтәрләрдә  күргәч, битараф кына үтеп китеп булмый.  Ул үзе белгәнне башкалар белән дә уртаклаша.

– Саба районының Явлаштау авылы кызы мин, – ди Раилә. – Ирем белән бер сыйныфта укыдык. Гаилә корып, Казанда яшибез. Белемем буенча мин – товаровед. Күп еллар ит сатучы булып эшләдем. Бермәлне, шул ит саткан җиргә, өйдә ярымфабрикатлар әзерләп алып килә башладым. Кеше ала, ризыкны ошата, мактый. Менә шунда: «Нигә әле ризык әзерләү буенча эшләмим соң?» – дип, үз эшемне ачарга булдым, – ди ул.

Аш-суга уңганлыгы әнисеннән килә икән. Ул да бик оста пешергән. Ярымфабрикатлар белән генә калмый, сораган кешегә пирог, бәлешләр дә әзерләп бирә. Шул вакытта төрле марафоннарда катнаша. Ә аларның төп максаты – пешекче ризыкларының рецептын социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсенә куеп барырга тиеш. Әнә шуннан соң Раиләнең язылучылары да арта. Интернеттан күреп, ризык пешереп бирүен дә үтенәләр.

– Никах-туйларга казлар да пешереп бизәп бирәм. Аш, бәйрәм уздыручыларга табыннар әзерлим. Кабымлыклар да ясый башладым. Кешеләр, бик теләп, өстәл коруымны сорый. Нәрсә пешерергә кушсалар, шуны әзерлим. Шулар янына букетлар да ясыйм әле мин. Интернетта кием кибетем дә бар. Ничек өлгерәсең, диләр. Вакытны дөрес итеп бүләм һәм эшләү теләгем зур. Әгәр теләк була икән, таулар күчерәсең, – ди Раилә. – Без – ризык пешерә белә торган буын. Ә менә яшьләр хәзер плитә алдында торуны яратмый. Вакытларын башка кирәкле эшкә тоталар. Ә ризыкны сатып алалар. Өйдә пешергән ризык тәмле инде ул. Һәр заказымны яратып пешерәм, әзерлим. Рәхмәт әйтәләр. Пирог бәяләре 600 сумнан башлана. Хәзер бит кибеттә бар нәрсә кыйммәт.

Башкаларга пешерү җиңел түгел. Башта бер борчыласың, аннан икенче. Раилә хәзер  инде,  ризык ничек булган икән, клиентлар ни әйтер, дип курыкмый икән.

– Кешегә ризык әзерләүне яратып эшләсәң генә булдырып була. Хәзер кул үзеннән-үзе эшли. Шомарасың да. Шуңа күрә, бу яктан тынычмын. Ризыкларымны яратып ашаучы кешеләрем бар. Ә миңа шул җитә. Аларның матур сүзләре канат куя. Пешерүне бик яратам. Эшләп туймыйм да, армыйм да, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү