Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабадагы аграр көллиятнең яңа тулай торагында булды.
Эшлекле сәфәре вакытында төшерелгән фотоларны Рәис телеграм каналында урнаштырып, фикерен әйтте.
«Студентлар өчен яхшы шартлар тудырылган. Шунда ук кыска вакытлы программалар оештырылган, авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерлиләр!» — дип язган республика җитәкчесе.