Россия геройлары Татарстан балаларына батырлык турында сөйләячәк

Россия герое исеменә лаек булган 20 кеше “Ватан геройлары вахтасы” проекты кысаларында Татарстанда балалар белән очрашачак.

Алар 29 августтан 2 сентябрьгә кадәр кадет мәктәпләре һәм балалар лагерьлары, Арча, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары һәм Казан мәктәпләренә барып, “Батырлык дәрес”ләре уздырачак.

Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова әйтүенчә, “Ватан геройлары вахтасы” проекты ярдәмендә балалар Ватан өчен батырлык кылган кешеләр белән очраша ала. “Малайлар һәм кызларга аларны тыңлау кызык булачак”, – ди министр урынбасары.

Балалар белән очрашачак делегация составында 1995 елда Грозныйны штурмлауда катнашкан Александр Борисевич, 2002 елда Грузия ягыннан Россиягә үтеп кергән террорчыларны юкка чыгаруда катнашкан Руслан Кошкин, махсус хәрби операция барышында батырлык кылган якташыбыз, Питрәч егете Павел Додосов, әфган сугышында катнашкан очучы Николай Гаврилов һәм башкалар бар.


Фикер өстәү