Мисырда Кызыл диңгездәге дайвинг вакытында 4 бала анасы югалган

Мисырда Санкт-Петербургтан килгән хатын-кыз су астында йөзгән чагында (дайвинг) юкка чыккан. Бу хакта “РИА Новости” 78.ru мәгълүматларына таянып яза.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, әлеге ханым ире белән инструкторлар күзәтүендә су астына төшкән. Ләкин ниндидер бер мизгелдә аларның күз уңыннан юкка чыккан.

Гид сүзләренә караганда, гаилә пары су төбенә рөхсәт ителгәннән тирәнрәккә төшкән. Ир су өстенә чыккан, ә хатын-кыз – чыкмаган.

Аларның дүрт бала (барысы да – малайлар) үстерүләре мәгълүм. Хәзерге вакытта туристны эзләү оештырылган.


Фикер өстәү