Татарстанда 431 кеше изоляцияле медицина күзәтүендә тора дип хәбәр итте коронавирус белән көрәш буенча республика штабы җитәкчесе һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
«Бүгенге көндә төрле илләрдән килгән 930 кеше медицина күзәтүендә тора. 1 гыйнварда 930 кеше медицина күзәтүендә иде. Хәзерге вакытта — 431 кеше», — дип сөйләде Фазлыева.
Аның сүзләренчә, соңгы тәүлек эчендә изоляциягә 289 кеше җибәрелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat