Чаллыда кеше аягы салынган кара пакет табылган

Кичә 9.30 да чүпне сортларга аеру вакытында «Идел буе экологик компаниясе» ҖЧҖ хезмәткәрләре кара пакет тапкан, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Пакет эчендә  табаныннан тезенә кадәр кеше аягы фрагметы табыла. Тикшерүчеләр куркыныч табылдыкны анализ ясарга алып киткәннәр.

Хәзер әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.  Әлегә аякның кемнеке булуы һәм нинди шартларда аны тәненнән аерып алулары билгеле түгел.


Фикер өстәү