Татарстанда тулай торак бүлмәсендә бер ир-атның гомерен өзгәннәр

Чаллыда кичә кичке җиделәр тирәсендә ашыгыч ярдәм машинасында бер ир-атны хастаханәгә китергәннәр. Аның күкрәгендәпычак кадаган яралар булган.  Табиблар бик тырышсалар да, 43 яшьлек ирнең гомерен саклап кала алмыйлар. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Тикшерү барышында бу хәлнең нечкәлекләре ачыкланган. Яңа шәһәрнең 23нче комплексында тулай торак бүлмәләренең берсендә ике ир-ат бергә хәмер эчкән. Алар арасында кинәт кенә низаг туа һәм зыян күрүче китәргә карар кыла. Тик аны алтынчы каттагы коридорда 31 яшьлек ир танышын куып тота һәм ике тапкыр пычак белән кадый.

Шикләнелүче тоткарланган, аңа карата Татарстан җинаять кодексының 105 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Аның хатыны, ике балигъ булмаган баласы барлыгы мәгълүм. Закон буенча гаеплегә максималь җәза – 6-15 елга иректән мәхрүм итү.


Фикер өстәү