Казанда Самосырово чүплеге урынында электр станциясе төзеләчәк

Казан янында Самосырово чүплеген тагын бер кат тәртипкә салып, анда 1500 кВт егәрлегендә электр станциясен төзү күздә тотыла. Биредә контракт алуга ирешкән “Ядран-строй” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшлиячәк. Бу хакта “Коммерсантъ” хәбәр итә.

Электр станциясе төзүнең 872 миллион сумга төшүе күздә тотыла. Компания Татарстан Баш инвестиция-тузелеш идарәсе белән килешүгә кул куйган да инде. Техзадание буенча подрядчы чүплектә чүплек газыннан электр энергиясен җитештерүгә бәйле система урнаштырырга тиеш. Моның өчен анда 1500 кВт егәрлегендә электр станциясе төзеләчәк.

Моннан тыш полигонда газ-поршень агрегатлары эшләмәгәндә газны яндыру өчен факел җайланмасы, шулай ук, газны күбрәк чыгару өчен, чүплекне су белән дымландырып тору максатында 40 вертикаль торба урнаштырылачак. Барлык системалар да контейнерларга урнаштырылачак һәм аларны даими карап тору таләп ителмәячәк.

Чүплекне тәртипкә салу эшләре 2023 елның 30 ноябренә кадәр төгәлләнергә тиеш. Шуннан соң полигон әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаудан туктаячак, чүплектән һавага газ чыкмый башлаячак, дип билгеләп үтелә басмада.


Фикер өстәү