Татарстанда 83 яшьлек бабай чаңгыда чыгып китеп адашкан

Коткаручыларның ярдәме Лениногорск янындагы урманга чаңгыда чыгып киткән һәм адашкан 83 яшьлек пенсионерга кирәк була. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Коткаручыларга өлкән яшьтәге ирнең хатыны мөрәҗәгать итә. Ир өеннән чыгып китеп бер сәгать узганнан соң хатынына шалтыратып, адашуын әйткән. Полиция хезмәткәрләре, шулай ук 7нче һәм «Лениногорскнефть» зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре аны эзләүгә керешкән.  Югалган бабайны бер сәгатьтән тапканнар, ул медицина ярдәменнән баш тарткан.


Фикер өстәү