Татарстан Президенты Лениногорск халкын шәһәргә 65 “яшь” тулу уңаеннан котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Лениногорскнефть” нефть-газ чыгару идарәсенә – 75 ел һәм Лениногорскига нигез салынуга 65 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чараларында катнашты. Ул үзенең чыгышында моннан 75 ел элегрәк илебездә иң зур нефть чыгару үзәген булдырган предприятие ветераннарын һәм район халкын котлады. “Татарстан бүген – илдә төп нефть чыгаручы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләрнең берсе. Биредә “Лениногорскнефть” НГДУ хезмәткәрләренең өлеше гаять зур”, – диде Президент үзенең тәбрикләү чыгышында.

Ул “Лениногорскнефть” (“Татанефть”кә керә) нефть-газ чыгару идарәсенең ел саен 3 миллион тоннадан артыграк нефть чыгарып, районның социаль үсеше өчен гаять зур эшләр башкаруын һәм хәйрия проектларында да актив катнашуын билгеләп үтте. “Боларның барысы да Лениногорскида яшәүчеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү