Җырчы Алсу инстаграмда башкаларны гаепләүчеләргә фикерләрен язып калдырган.
Җырчы хейтерларны кешене яки вакыйганы белми торып, дөньягә негатив, явызлык таратучылар, көнләшеп карап, башкаларны кимсетеп тәм табучылар дип атаган.
«Менә шулай: явызлык ул агу эчеп, башкалар үлгәнне көтеп ятуга тиң» — дип язган Алсу.
Җырчы башта уйлап, аннары гына язарга кирәклеген искәртә.
«Башкалар тормышына чәчкән нәрсә, безнекенә үк әйләнеп кайтачак, — дип тамашачыларына яхшылык, мәхәббәт һәм җылылык теләгән ул.