Вакцина районнарга килеп җитәчәк

Бу атнада республикага сезонлы грипптан вакцина кайта башлавы турында язган идек. Алар ике көн эчендә район сырхауханәләренә һәм хастаханәләренә килеп җитәргә тиеш. Ул хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

Дәвалау оешмалары киләсе атна башында вакцинация эшенә керешәчәк. Әмма ул эшләнмәләр теләге булган бар кешегә дә прививка ясарга җитәрлек түгел. Әлегә 265 мең доза гына кайткан. Аны якын арада 500 меңгә җиткермәкчеләр. Ә тулаем алганда белгечләр гриппка каршы вакцинаны республика халкының 60 процентына ясарга ниятли. Беренче партия планда каралганның 15 процентына гына җитә.
Казанга чит илдән кайтучыларга коронавирус инфекциясеннән халыкара аэропортта тест тикшерүе үткәрәчәкләр. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, мондый тикшеренү Казанныкыннан тыш, Бигеш аэропортында да уздырылачак. Ә хәзергә читтән кайтучылар андый тикшеренүне медицина оешмаларында өч көн эчендә үтәргә һәм нәтиҗәсен дәүләт хезмәте порталына урнаштырырга тиеш. Роспотребнадзор хезмәткәрләре барлык мәгълүмат белән шуннан танышып тора.
– Бүгенгә чит илдән кайткан 900дән артык кеше сайтта шундый мәгълүмат калдырган, – ди Любовь Авдонина.


Фикер өстәү