Ислам динен кабул иткән Михаил Хисмәтуллин: «Коръән укыганда еладым»

Күпләр юк кына сәбәп табып зарланып утырганда, алар тормышка бөтен көче белән ябышып яшәргә тырыша. Моның өчен көчне уллары Йосыф бирә. Миләүшә һәм Михаил Хисмәтуллиннар икесе дә ДЦП авырулы…

Коръән елата

Михаил ислам дине белән 2009 елда кызыксына башлый. Шул ук елны дин юлындагы бер ир-ат белән танышып, икесе бергә инвалидлар оешмасы төзергә уйлыйлар. Михаилның юридик белеме дә бар, үзе кебекләргә ярдәм итмәкче була. Тик җыелып сөйләшер өчен биналары юк. Ярдәм сорап мәчеткә килә Михаил. Баксаң, хәзрәт тә КФУның юридик факультетында белем алган икән. Аның белән аралаша башлагач,  егет дингә тагын да якыная. Кулына Коръән китабы ала.

– Бер сүрәгә җиткәч, күзләремнән яшь ага башлады. Шулчакта бер китапханәче яныма килде дә, сезнең күңелегез чиста икән, диде. Мин исә, кулыма Коръән тоткач, күңелем белән еллар буе эзләгән юлымны тапканымны аңладым. Шул көннән ислам динен кабул итәргә карар кылдым, – дип сөйли Михаил. – Ул чакта тулай торакның бер бүлмәсендә яши идем. Анда янгын чыкты. Тәрәзәләрем ватылып бетте. Мин нишләргә дә белмичә, аптырап калдым. Үзем төзәтеп куярлык хәлдә түгелмен. Ярдәм сорап, дусларга шалтырата башладым. Берәү дә булышырга теләмәде. Бары тик бер мөселман дустым гына, килеп, бар эшне эшләп китте. Киткәндә: «Бу – Аллаһы Тәгаләнең сынавы. Сиңа мәчеткә йөрергә кирәктер», – диде. Мин аны тыңладым. Мәчеткә йөри башладым. Бервакыт хәзрәт, ир кеше үз-үзен йөртсә, гаилә корырга тиеш, дип сөйләде. Шуннан хатын эзли башладым.

Михаил хатынны интернеттан эзли. Үзенә тиң пар табу сәламәт кешегә дә җиңел түгел. Михаилга икеләтә-өчләтә авыр. Шулай аптырап утырган чакта социаль челтәрләрнең берсендә аңа бер кыз хат яза. Михаилга бу ханым ошап бетми, ул аның дусларын карый башлый. Шунда Миләүшәне күреп ала. Язмыш диген: аларның очрашканы да булган икән. Михаил, психолог киңәше кирәк булгач, Миләүшә янына килгән була. Ир озак уйлап тормый, кызны очрашуга чакыра. Яшьләр бер-берләрен ошата. Озак та үтми, никах укыталар. Алты айдан исә туйлары була. Ике елдан бәхетләрен түгәрәкләп уллары Йосыф туа.

Игелекле сабый

Үзләре дә ярдәмгә мохтаҗ парларны сабый туу куркытмый анысы. Хастаханәдән чыгуга, Миләүшә баласын үзе карый. Өйдәге бөтен эш тә аның өстендә. Җыештыру да, юу да. Хәтта кышка тәм-томнар әзерләргә дә өлгерә. Кибеткә дә үзе йөри. Атнага бер тапкыр барып, күп итеп азык-төлек алып кайтып куя.

Хисмәтуллиннар бик актив тормыш белән яши. Төрле бәйрәмнәр, бәйгеләр уздыралар. Михаил йөрәккә үтәрлек шигырьләр яза, инде аның күбесе җырга әйләнгән. Миләүшә дә бар күңеле белән кешеләргә яхшылык эшләргә тырыша. Бер вакытны Җиңү паркында Рейхстагка Җиңү әләмен кадаган Гази Заһитовка һәйкәл куйдыру артыннан йөри башлый. Быел Казанда әнә шундый һәйкәл пәйда булды. Миләүшә анысына да сөенеп бетә алмый.

Уллары да үзләренә охшаган. Йосыф – бик тырыш, акыллы малай. Инде кул арасына керә башлаган. Ул йә әнисенә атларга булышып кулын суза, йә әтисен ашата. Михаилның куллары тотмый. Берсе бөтенләй бөкләнми, икенчесе дә тыңларга ашыкмый. Кемгәдер аны киендерергә, юындырырга, ашатырга кирәк. Бер мәчеттә җиде яшьлек Йосыфның әтисен кашыктан ашатканын күреп, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та шакката. Алар Җәлил хәзрәткә үз борчуларын сөйлиләр.

Быел Михаил баласын мәктәпкә илткәндә, егылып имгәнә. Шуннан соң аның сәламәтлегенә тагын да зыян килә – йөри алмый башлый. Ир инвалид арбасына утыра. Менә шуннан соң аларның гаиләсендә  мәшәкатьләр тагын да арта. Җитмәсә, Йосыф укый торган мәктәп тә ерак. Михаил арбага утыргач, урамга чыгып йөрүләр кыенлаша. Үзе дә таякка таянып йөрүче Миләүшә ирен йөртә алмый. Бер бүлмәле фатирларында арба белән йөрер өчен урын юк. Гаилә ишегалдында мәктәбе, тирә-якта хәләл ризыклар сата торган кибетләр урнашкан җирдән фатир алып булмасмы дип өметләнә.

Дөрес, Михаил арбада йөрүче инвалидлар өчен бирелә торган фатирга чират тора икән. Әмма аны 50 яшькә кадәр генә бирәләр. Михаилга инде 48 яшь тула. Шуңа алар бу хакта хыялланмый да. Исәпләре – ничек тә фатирлы булу. Икесенең дә физик мөмкинлеге чикле булгач, аларга кредит бирүче юк. Үзләре әйтмешли, Аллаһы Тәгаләдән сорап, яхшы кешеләр ярдәменә генә өметләнә алар. Элек Миләүшә эшләп йөрсә, хәзер инде улы һәм ирен карар өчен өйдә торырга мәҗбүр.

Язма әзерләнеп беткәч, Хисмәтуллиннар белән тагын бер сөйләшеп алдык. «Безне кызгануларын теләмибез. Бездән дә авыррак хәлдәге кешеләр бар», – ди алар. Гомер буе үзләренә генә ышанып яшәгән Хисмәтуллиннарга кешедән акча сорау – бөтенләй чит күренеш. Әмма ярдәмнең артыгы булмый. Бу гаиләгә булышырга теләүчеләр өчен Хисмәтуллин Михаил Юрьевич исемендәге Саклык банкы картасы 5336 6902 3975 0831. Карта номеры 89503181073 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү