Тынычлык йорты. Мәчеттә нәрсә эшләргә ярый да нәрсәдән тыелып тору хәерле?

Мәчет – мөселманнар өчен иң изге урыннарның берсе. Безнең өчен көч һәм рух чыганагы да ул. Һәр йортның үз кагыйдәләре булган кебек, мәчетнең дә үз таләпләре бар. Анда нәрсә эшләргә ярый да нәрсәдән тыелып тору хәерле?

«Иман нуры» мәчетенең икенче имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Фәйзуллин мәчеткә бәйле сорауларыбызга җавап бирде.

Халыкта: «Мәчет бик тынгысыз урын. Анда ялгыш йокыга китсәң, кеше саташа, бастырыла», дигән фикер яши. Бу чынлап та шулаймы?

– Бу халык арасында йөри торган ырым-шырым гына. Мәчет ул – зикер, гыйбадәт кылына торган урын. Ә Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Әр-Рәгъд сүрәсенең 28 нче аятендә: «Күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмыймы?» – ди.

Бүген күп кенә авылларда мәчет ишеге бикле. Аны кирәк вакытта гына ачалар. Ягъни анда теләсә кайсы вакытта кереп, дога кыла алмыйсың. Динебез бу уңайдан ни ди?

– Намаз укылган вакыттан тыш, мәчетне ябу бары тик аның мөлкәтенә зарар килү куркынычы булганда гына рөхсәт ителә. Башка очракларда мәчетне бикләү мәкруһ гамәлләрдән санала.

Мәчет идәненә оекбашсыз, яланаяк басу гөнаһмы?

– Мәчеткә оекбашсыз керү гөнаһ түгел, ләкин бу чисталык ягыннан таләп ителә. Чөнки мөселманнар шул идәнгә ятып сәҗдә кыла, ә кешенең аягында төрле авырулар булырга мөмкин, шуңа күрә оекбаш кию сорала.

Хатынкызга күрем вакытында мәчеткә керергә ярыймы?

– Хатын-кызга күрем вакытында мәчеткә керү тыелган. Әмма мәчет ишегалдына керергә ярый. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Мин күремле һәм җөнебле (госел алырга мәҗбүр булган) кешегә мәчеткә керүне рөхсәт итмим», – дигән.

Бүген күпләр никах мәҗлесләрен мәчеттә генә уздыра. Иман йортында мондый мәҗлес уздыру дөресме? Анда җыр, музыка яңгыратырга рөхсәт ителәме?

– Мондый мәҗлесләр, гадәттә, мәчетнең үзендә түгел, ә аерым яисә мәчеткә тоташтырылган башка бинада – махсус мәҗлесләр залларында үткәрелә. Мәчетнең үзендә, әлбәттә, шундый мәҗлесләрне үткәрү рөхсәт ителмәгән, чөнки кешеләр анда гыйбадәт кыла. Гомумән, мондый җырлы-биюле мәҗлесләрне үткәрүнең үз шартлары үтәлергә тиеш. Бигрәк тә бер-берсенә чит булган ирләр һәм хатын-кызлар бергә катнашып утырырга, җырларга, биергә тиеш түгел.

Укучыбыздан бер сорау килде. «Авылыбызда мәчетне төзекләндерәбез. Идәннәрен алыштырдык. Түбә калайларын яңарттык. Аннан чыккан иске такта, калайларны ни эшләтергә икән?» Укучыбызга ни дип җавап бирер идегез?

– Иске мәчеттән чыккан калай белән такталарны файдага куллансагыз, хәерлерәк булыр. Бәлки, аларны мохтаҗ кешегә бирерсез дә ул үз йортын төзекләндерер. Ләкин әлеге материалларны абзар, бәдрәф шикелле урыннарда куллану хәерле булмас. Бирергә кеше табылмаса, мәчеттән чыккан иске агач, такталардан утын әзерләп яндырырга да мөмкин.

–Элек мәчет булган урынга йорт салырга ярыймы?

– Мәчет өчен билгеләнгән җир Кыямәткә кадәр мәчет булып кала. Җир мәчет булып саналсын өчен, бина төзеп кую шарт булып тормый. Бу җирне үз файдаңа кулланып булмый, ул фәкать гыйбадәт урыны булырга тиеш.

Динә Гыйлаҗиева

Мәчет әдәбе

  1. Мәчеткә керерга ниятләнгән кеше бәдәни (физик) яктан, ягъни җөнебтән (госелсез халәттән) чиста булырга тиеш. Шуңа күрә җөнебле (якынлык кылудан соң госел алмаган, мәсәлән), күремле, бала тапканнан соң каны саркып торган хәлдәге мөселманнарга госел коенмый торып мәчеткә керү тыела. Бәйрәм һәм женаза намазлары өчен ачык һавада билгеләнгән махсус урыннар, шулай ук мәчет ишегаллары мәчет статусына ия түгел, шуңа күрә госел алмаган кешенең анда керергә хакы бар.
  2. Мәчеткә тәһарәтсез керү рөхсәт ителсә дә, бу гамәл хупланмый.
  3. Хәнәфи хокук мәктәбе галимнәре фикеренчә, мөселман булмаганнар теләсә нинди мәчеткә керә ала, чөнки мәчеткә кергәннән соң аларның, ислам дине бөеклеген аңлап, аны кабул итүләре ихтимал.
  4. Мәчеткә тәртип кагыйдәләрен үти алмаган балалар һәм акылы зәгыйфь кешеләрнең керүе хәерле түгел. «Тәмйиз» яшенә (бу яшьтә баланын акылы камилләшә һәм ул яхшыны яманнан аера ала) җиткән балаларны мәчеткә алып килү, жәмәгать белән бергә намаз кылырга өйрәтү һәм мәчеттә Коръән укыту хуплана.
  5. Мәчеткә кергән мөселман «Тәхийәтел – мәсҗид» (мәчеткә сәлам бирү) исемле намазның ике рәкәгатен укыса, сөннәтне үтәгән булыр.
  6. Кеше мәчеттә булган вакытта азан ишетсә, җитди сәбәпсез мәчеттəн намаз укымыйча чыгып китәргә тиеш түгел. Мәчеттән азан ишеткәч чыгып китү гөнаһлы гамәлләрдән санала.
  7. Мәчетләрдә тынлык булырга тиеш. Мөселманнарның тынычлыгын, аларның рухи халәтләрен бозарлык нинди дә булса хәрәкәттән сакланырга кирәк. Башка кешеләрне этеп-төртеп алга чыгарга маташу яки намаз укучының алдыннан үтү хупланмый.
  8. Рәсүлуллаһ кушуы буенча, сарымсак кебек тәмсез ис килгән ризыкларны яңа гына ашаган кешеләр мәчеткә килергә тиеш түгел.
  9. Мәчеттә әкрен генә, башкаларны борчымыйча сөйләшү рөхсәт ителә. Шуның белән беррәттән мәчеткә фәкать сөйләшү өчен генә килү мәкруһ санала.
  10. Мәчеттә гыйбадәт кылган вакытта булса да сүзләрне каты кычкырып әйтү мәслихәт түгел.
  11. Мәчеттә ашау һәм йоклау мәкруһ санала. Бу гамәлләр бары тик сәяхәт яки мәчеткә кунак булып килгәндә генә рөхсәт ителә.

 

 

 


Фикер өстәү