Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан мэриясе дистәдән артык проектны гамәлгә ашырган

Казан мэриясе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында дистәдән артык проектны гамәлгә ашырган. Алар барысы да татар телен өйрәнүгә, популярлаштыруга багышланган.

Бу хакта Казанның Ф. Аитова исемендәге гимназиясендә Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм тел активистлары катнашында түгәрәк өстәл узды.

Нинди проектлар турында сүз бара соң? Әйтик, «Үз телем» проекты татар телен популярлаштыру буенча иң яхшы идеяләргә багышланган булган һәм анда теләге булган һәр кеше катнаша алган. Әлеге проектның приз фонды бер миллион сумны тәшкил икән. «Үз телем» проекты идеясе авторы һәм спонсоры Рөстәм Рамазанов әйтүенчә, җиңеп чыккан идеяләр уникаль, авторлар исә көчле потенциалга ия.

Активист, татар теле укытучысы Рашат Якупов үз курсы — халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен татар теле курслары турында сөйләде. Аның иң зур теләге — татар телен популярлаштыру хәрәкәте бер ел белән генә чикләнмәсен иде. Сүз уңаеннан, быел татар теле курслары муниципаль хезмәт вәкилләре өчен дә оештырылган.

Рашат Якупов татар теле укытучылары өчен оештырылган семинарлар турында да сөйләште. Анда заманча укыту алымнарына өйрәткәннәр. Әлеге семинарлар декабрьдә дә дәвам итәчәк.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү