Виртуоз тальянчы Фән абый Вәлиәхмәтов кына соңгы көнгә кадәр милли уен коралыбызга тугры калды. Алга таба бәлки уңай үзгәрешләр булыр. Россиянең «алтын унлыгы»на кергән танылган гармунчы, «Татар гармуннары» ансамбле җитәкчесе Ринат Мөхетдинов тальянны популярлаштыру максатыннан яңа проект башлап җибәргән. Ул үзенең ансамблендәге гармунчылар белән бергә җырчыларны тальянга җырлата. Инде берничә язма әзерләгәннәр.
– Ринат абый, бу арада бик канатланып йөрисез. Җырчыларны тальянга җырлату идеясе ничек барлыкка килде?
– Безнең «Татар гармуннары» ансамбле – Мәдәният министрлыгы ярдәмендә ун тальянга ия булган бердәнбер коллектив. Үзебездәге барлык гармунчыларны да тальянда уйнарга өйрәттем. Арада милли уен коралын бер тапкыр да кулга алмаганнары бар иде. Хәзер барысы да үзләштерде, камилләштек һәм тальян моңын кайларда гына яңгыратмыйбыз. Инде күренекле җырчыларга уйнарлык дәрәҗәгә җиттек. Миңгол Галиев, Фердинанд Фәтхи, Лилия Муллагалиева, Алмаз Хәмзин, Фәрит Мирзануров кебек артистларны безнең коллективка кушылып җырлату хыялы күптән бар иде. Менә шуны тормышка ашырып аудиоязмаларын эшләдек. Хәзер радиолар аша халыкка ишеттерәсе иде. «Тәртип» радиосы үз дулкыннарында яңгыратырга әзер булуын әйтте. Бу эшебез тальянны популярлаштырасы килү теләге белән туды. Аны онытырга ярамый. Күптән түгел генә Минск шәһәрендә булып кайттым. Анда милли гармуныбызда уйнаганны тыңлап туя алмыйлар. Аларда Айрат Харисов ясаган тальян бар. Мастер-класслар күрсәтеп, уйнарга да өйрәтеп кайттым. Бик канәгать калдылар.

– Сез бит тальянда өйрәнү өчен китаплар да чыгарасыз?
– Әйе. Декабрь аенда «Уйна, гармун, уйна» дигән тагын бер җыентык чыкты. Без аны хатыным Наилә белән бергә төзедек. Әлеге кулланма ярдәмендә тальянны моңарчы кулына алмаган кеше дә уйнарга өйрәнә ала. Чөнки минем үземә килеп: «Сезнең китабыгыз буенча өйрәндем», – дип өлкән кешеләр дә әйтә. Димәк, яшьләр тизрәк тә үзләштерә ала. Тагын бер җыентык чыгарырга җыенабыз, анысы хромка буенча. Ул кулланма да теләгән һәркем өйрәнерлек булачак.
– Милли уен коралыбыз, дибез, ә җырчылар баянга, Италия гармунына сәхнәгә чыгып җырлый. Тальянга кушылып җырлау авырмы? Нигә җырламыйлар икән?
– Халыкны ничек тәрбиялисең, шулай була. Сәхнәдә хәзер йөгереп йөреп җырларга, тамашачыга үзләре кул чаптыртырга тырышалар бит. Фән Вәлиәхмәтов, мәсәлән, беркайчан да йөгереп йөрмәде. Матур итеп җырлады, уйнады. Шуңа халык мәхәббәтен яулады. Бу идея ул исән чакта ук туган иде. Ул Туймазыга студиягә барып, безнеке кебек ре-мажор тальянга кушылып уйнар өчен аудиоязмалар да әзерләде. Үзе китте, язмасы калды. Һәр нәрсәнең вакыты бар, соңга калмаска иде. Миңгол абый репертуарыннан алты көйне ансамбль өчен яздырдык. Аның тальянга кушылып җырлавын алга таба да яздырырга уйлыйбыз. Куркасы түгел, җырларга кирәк. Фонограммага җырлау җиңелрәктер инде. Ләкин моңны югалту зур фаҗигагә әйләнергә мөмкин.
– Алга таба тагын кемнәр белән эшләргә уйлыйсыз?
– Мирсәет Сөнгатуллин, Георгий Ибушев, Айдар Габдинов белән яздырырга уйлыйбыз. Бу җырчылар тальянга кушылып җырлауны хуплыйлар, зур теләкләре бар. Резедә Шәрәфиева белән, кызганыч, эшләп өлгермәдек. Аның да теләге бар иде.
– Яшь җырчылар мөрәҗәгать итсә, аларга да уйнар идегезме?
– Халык көйләрен яратып җырларга тели икән, нишләп уйнамаска? Проектны күренекле җырчыларыбыз белән башлавыбыз да юкка түгел. Беренчедән, аларның тавышлары булган чакта яздырып калырга иде. Икенчедән, алар үрнәгендә тальян моңын, халык көйләрен яшьләргә, балаларга сеңдерергә кирәк.
– Сез балаларны да укытасыз бит. Алар арасында тальянга кызыксынуы, сәләте булганнар бармы?
– Бар, әлбәттә. Укытучы буларак шуны әйтәсем килә, һәр баланы өйрәтеп була. Ләкин алар арасында тумыштан ук сәләтлеләре була.
– Балалар күңеленә моңны ничә ел саласыз инде?
– 53 елга якын эшлим.
– Бүгенге заман балалары моңны тоямы?
– Бала белән эшләргә, аларны яратырга, өйрәтергә кирәк. Ул моңарчы тотып карамаган нәрсәгә кул селтәргә дә мөмкин. Син аны кызыксындыр, сәхнәгә чыгар. Менә шунда аның күңелендә милли моңга мәхәббәт уяныр. «Син булдырмыйсың», – дип кулына сугарга ярамый. Һәркемдә Аллаһы Тәгалә биргән эчке ишетү сәләте бар. Шөгыльләнсәң, кемдәдер ул ачылып китә. Баланы кызыксындыру, өйрәтү, милли моңнарыбызны яраттыру – өлкәннәрнең бурычы ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез