Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципалитетлары арасында үткәрелгән смотр-бәйгедә җиңүчеләргә 100 машина ачкычы тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында үткәрелгән смотр-бәйгедә җиңүчеләргә 100 машина ачкычы тапшырган. Тантана “Казан Экспо” күргәзмә үзәге алдындагы мәйданчыкта узган.

“Җирле үзидарәне хөрмәтләү билгесе бу. Бик зур тырышлык сорый торган катлаулы һәм авыр эш. Барлык кыенлыкларны, федераль, республика һәм район дәрәҗәсендәге барлык хаталарны, яшен үткәргеч кебек, үзегезгә алып киләсез”. – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Ул җирле үзидарәнең халыкка иң якын торуын, шуңа күрә Татарстан Хөкүмәтенең хезмәткәрләрнең мобиль булуларын, үз эшеннән канәгатьлек хисе тоюларын теләвен искәрткән.

Инде әйткәнебезчә, смотр-бәйгедә җиңүчеләргә 100 автомобиль ачкычы тапшырылган. Шуның 97се – Lada Niva Travel машинасы һәм 3 Sollers Atlant автобусы. Бәйге үткәрелә башлаганнан бирле муниципалитетларга барлыгы 3 меңгә якын машина тапшырылган инде.
Быел смотр-бәйгедә барлык муниципаль районнар һәм ике шәһәр округы катнашкан. Барлыгы 200 гариза тапшырылган. 100е буенча җиңүчеләр билгеләнгән.


Фикер өстәү