Рөстәм Миңнеханов Фәнис Җиһаншага мактаулы бүләк тапшырды

Камал театры артисты Фәнис Җиһаншага мактаулы исем бирелгән. Бу хакта театрның социаль челтәрләрдәге төркемендә хәбәр ителде. 

«Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды. Бүләкләнүчеләр арасында Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин да бар иде, аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелде.
Чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз!», — диелгән хәбәрдә.


Фикер өстәү