Түбән Камадан 3 баласы белән ире янына Мисырга ял итәргә барган хатын үзе һәм бер баласы батып үлгән

Башкортстанда туып, Татарстанда яшәгән хатын  Мисырда ял иткән вакытта диңгездә батып үлгән. Шулай ук аның үлы да су корбаны булган.  Бу хакта ufa1.ru хәбәр итте.

38 яшьлек хатын балалары белән Түбән Камада яшәгән. Ире Мисырда эшләгән. Хатын  9, 6 һәм 3 яшьлек балалары белән ире янына барган. Гаиләләре белән диңгездә тиешсез урында  су коенган вакытта мәктәптә укучы уллары белән ире бата башлаган. Әтиләрен якында гына йөзеп йөрүче спортчы коткарып калган. Ә баласын коткарырга омтылган хатын үзе дә, улы да батып үлгән.

Мәетләрне Россиягә алып кайту өчен туганнары акча җыйган. Аларны 26 августта алып кайтып җирләгәннәр. Ир ике баласы белән Мисырда калган, диегән хәбәрдә.


Фикер өстәү