Татарстанда хәләл акча гамәлгә керә: ул ничек кулланылачак?

Бу атнада Россиядә хәләл акча кулланышка керә. 1 сентябрьдән илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда ислам финансларын гамәлгә кертүгә бәйле тәҗрибә башлана. Хәләл акчаны бездән кала, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда сынап караячаклар. Тәҗрибә ике ел дәвам итәчәк. Аннан нәрсә көткәннәре дә билгеле.

Партнерлык яки ислам финанслары төшенчәсе республика өчен чит-ят түгел. Бу хакта яңалык гамәлгә керү уңаеннан Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Премьер-министр урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та әйтте.

– Без әлеге юнәлештә 15 елга якын эшлибез, – диде ул. – 2008 елда БДБ илләрендә тәүге тапкыр Ислам банкы белән берлектә үзара бәйләнешләр турында меморандум имзаланды. Соңрак, 2011, 2014 елларда 600 миллион доллар акча җәлеп итүгә бәйле өч килешү имзаланды. Татарстанда сукук облигацияләре чыгару, шәригать кануннары буенча чит ил финанслары җәлеп итү тәҗрибәсе бар.

Министр фикеренчә, яңа канун ислам финансларын үстерүдә мөһим адым булып тора.

– Канун нигезендә, тәҗрибә барышын күзәтүче һәм көйләүче орган буларак Россия банкы билгеләнгән. Әлеге эштә теләсә кайсы оешма катнаша ала. Бер шарт – алар тәҗрибә узучы төбәктә теркәлгән булырга тиеш. Әлеге төр хезмәтләрдән файдаланырга теләүчеләргә исә бернинди чикләү дә юк. Ислам финанслары системасын сынап карарга теләүче оешмаларны Россия банкының махсус реестрына кертәчәкләр. Биредә үк ислам банкингы системасында катнашучыларга бирелә торган хокуклар, тәкъдимнәр һәм дәүләт ярдәме чаралары белән дә танышырга мөмкин булачак. Мәсәлән, алга таба шәригать кануннары буенча ипотека рәсмиләштерүчеләр ана капиталыннан файдалана алачак, – дип аңлатты Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Министр әйтүенчә, моңа кадәр кредит оешмалары тәкъдим иткән гадәти продуктлар белән чагыштырганда, ислам продуктлары кыйммәткәрәк төшә иде.

– Канун нигезендә без аларны үзара тәңгәлләштерергә тырыштык. Ислам продуктлары моңа кадәр дә тәкъдим ителде. Республикада мондый финанс оешмалары бар инде. Тик әлеге өлкәне көйләүче төгәл кануннар булмаганлыктан, ислам продуктларын тәкъдим итүчеләргә катлы-катлы юл узарга туры килде. Бу исә ахыр чиктә кулланучыга күрсәтелгән теге яки бу хезмәтнең бәясендә чагылыш тапты. Канунда болар барысы да исәпкә алынды. Тәҗрибәдә катнашучылар һәм тәкъдим ителгән продуктлар күбрәк булган саен кимчелекле урыннарны ачыкларга, алга таба аларны камилләштерергә җиңелрәк булачак. Яңа эш иң беренче чиратта әнә шуңа юнәлдерелгән, – диде министр.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтүенчә, илнең дүрт төбәген колачлаучы тәҗрибә төп ике сорауга җавап табарга ярдәм итәргә тиеш.

– Йә әлеге системаны алга таба да кануннар ярдәмендә камилләштерүне дәвам иттерәбез, йә аны, гомумән дә, туктатабыз. Шәхсән без ислам финанслары бик кирәк дип саныйбыз. Аның икътисадка да, фәнгә дә, башка өлкәләргә дә файдасы зур булачак. Илдә ислам финанслары булырга тиеш, – диде Татарстаннан сайланган депутат.

Татарстанда тәҗрибә рәвешендәге эшнең уңышлы узачагына да шик юк.

– Диния нәзарәтендә әлеге мәсьәлә ун елдан артык күтәрелеп килә. Шушы вакыт аралыгында без кадрлар әзерләүдә дә, продуктлар эшләүдә дә, сертификация уздыруда да яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Сез үзегез үк күреп торасыз: Татарстан хәләл акча белән эшли белә һәм ул ислам банкингы буенча тәҗрибәгә тулысынча әзер, – диде Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү