83 яшьлек Галия Камалова: «Бер көн ашамасаң, бер капчык бирәләр иде»

Миңа – 83 яшь. Шөкер, газета-журналлар да, китаплар да укыйм әле. Күптән түгел Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабы кулыма керде. Оныгым Казаннан алып кайтып бирде. Шуны укыгач, хәтер йомгагым сүтелеп китте. Сезнең газета аша авторга зур рәхмәтләремне  җиткерергә иде исәбем.

Минем әтием Гаяз да шул лагерьда җәфаланган. Әнием Миннехәят өч авылдашы – Кәтифә Сәхапова, Миннехәят Низамова, Зәйтүнә Сәйфетдинова белән җәяүләп ирләренә ашарга илтә барганнар. Андагы хәлләрне күреп кайткач, елый-елый сөйләделәр.

Әтиебез, шөкер, 7 елдан соң исән кайтты. Ул сөйләгәннәр дә хәтердә калган. «Ашарга юк, кайвакыт карабодай чүбе китереп салалар. Кайберәүләр ашый. Ә кайсыларының тамагыннан үтми иде. Беркөнне өшегән кызыл чөгендер китереп ыргыттылар. Ачтан үләсе килми бит, шуны барыбыз да ашадык инде. Икенче көнне эчебез китә башлады. Шундагы бер зур кеше әйтүенчә, врач килгән, өч көн ашамаска кушкан икән. Өч көнлек ризыкны өч капчыкка алыштырдым. Берсен баш астына салдым, икенчесен астыма җәйдем, өченчесе белән ябынып яттым. Шулай итеп исән калдым. Бер көн ашамасаң, бер капчык бирәләр иде. Без анда урман кистек тә җилкә белән күтәреп ташыдык, җир казыдык, таш ташыдык. Берничек тә сугышка әзерләмәделәр», – дия иде.

Тикшергәч, гаеплеләр атып үтерелгән, диелгән китапта. Солдатларны җәфалаган кебек ул зәхмәтләрне дә ач тотарга иде шул землянкаларда. Әтием, безне сөендереп, озак яшәде: 96 яшендә вафат булды. Китапның тышлыгына карыйм да, гел әтием утырып тора төсле. Ул да дини кеше иде.

Редакция хезмәткәрләренә дә бик зур рәхмәтләремне җиткерәм. Безне шатландырып яшисез. Газетаны үзебезне белә-белгәннән гаиләбез белән бик яратып укыйбыз.

Галия Камалова. Алексеевск, Кыр Шонталысы


Фикер өстәү