Мәдәният яңалыклары: хәл итәсе 3 мәсьәлә

Җиде елга сузылган Сәйдәшев музее ремонты, музыкаль театр ачу, Чаллы театры низагы. Журналистлар белән традицион очрашуында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әлеге өч темага аеруча өстенлек бирде.

Җиде елга сузылган ремонт

– Җиде еллык реставрациядән соң Салих Сәйдәшев музее быел көз ачылачак. Без мемориаль түгел, тере музей ясарга уйладык. Музейда традицион экспозицияләрне, Сәйдәшев исеменә бәйле булган бар нәрсәне куеп була. Ләкин алар музей киңлегенең бер өлешен генә алып торачак. Биредә күбрәк аралашу мәйданчыгы булачак. Теләсә кайсы мәдәни киңлекнең төп максаты – аның көчен ачу. Шул исәптән авторларның музыкасын популярлаштыру аша. Кызганыч, кешеләр аларны белеп бетерми. Урамда узып баручыларны туктатып сорасаң, Сәйдәшев турында бик аз кеше генә нәрсәдер әйтә алыр. Халык үз музыкасын һәм геройларын белсен иде.

 Музыкаль театр

– Музыкаль-драма театрын хәзерге Камал театры бинасында ачарга ниятлибез. Рөстәм Миңнеханов та безгә музыкаль театр кирәклеге белән килеште. Без бу театр өчен өлгереп җиттек. Профессиональ сәхнәгә менгерерлек әсәрләребез дә бар. Бүген безнең җыелган репертуар күбрәк йә музыка театры ягына, йә драма театры ягына авыша. Әгәр дә без опера турында сөйлибез икән, бу – бик кырыс сәнгать. Бу – математика. Әйтик, Мин «Кара пулат»ны бик яратам, әмма аны опера сәнгате дип әйтеп булмый, чөнки ул аның кануннарына туры килеп бетми. Башта Камал театры өчен яңа бинаны төзеп бетерәсе бар. Фикер алышулар уздырып, тәкъдимнәребезне республика җитәкчесенә җиткерәбез. Әгәр барысы да барып чыга икән, мәдәният тармагындагы чираттагы хыялым тормышка ашачак.

Чаллы театрындагы низаг  

– Мәдәният өлкәсендә иң зур проблема – кадрлар сәясәте. Аның белән беркайчан да канәгать булмаячаклар. Өлкән буын артистлар – театрда озын гомер юлы үткән мэтрлар, бик хөрмәтле кешеләр. Аларның профессиональ осталык дәрәҗәсе, статуслары, титуллары бар… Мин бу очракта беркемне дә акларга җыенмыйм, чөнки театрдамы, музейдамы – кайда гына булса да, кадрлар сәясәтендәге төп проблема кешеләрнең бер-берсе белән очрашып, кешечә сөйләшә алмавы аркасында килеп чыга. Кешеләргә матур итеп, аңлатып әйтергә кирәк. Чишелешне һәрвакыт табарга була. Бу теманың киң җәмәгатьчелеккә чыгуы матур булмады. Югары уку йортын тәмамлаучыларга да каядыр барырга кирәк. Биредә ике юл бар. Йә театр өлкәсендә контракт системасын җайларга кирәк, йә Төркиядә эшли торган юл белән китә алабыз. Анда артистларның бердәм реестры бар, кастинг үткәннән соң актерлар төрле театрларга чакырыла. Альтернатив вариант та бар. Олпат артистларга хөрмәт белән караячакбыз, аларны штат расписаниесендә ярты ставкага гына калдырмыйбыз, ә остазлык институты булдырабыз. Ләкин монда иң мөһиме –  аралашу. Чаллы театры – кечкенә театр. Труппада 50–60 кеше булганда, 15 артист табып була. 30–40 кеше булганда, эшне төзү бик кыен… Олегны (Олег Кинҗәгулов – театрның сәнгать җитәкчесе) да аңларга кирәк, аның спектакльләр чыгарасы бар. Репертуар өчен яшьләр кирәк. Мин аңлыйм, 40–45 яшьтә 32–35 яшьлек кешене уйнарга мөмкин. Ләкин 70 яшьтә 20 яшьлек кызны уйнап булмый.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү