Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАТАР

Саф татар авылында: «Туган телне ничек саклап калырга?» – дип сорасаң, мөгаен, гаҗәбрәк тоелыр. Ни дисәң дә, гаиләдә дә, урамда да, мәктәптә дә татарча сөйләшү нигезле әле. Шуңа күрә Алексеевск районының Кыр Шонталысы авылында яшәүче Камаловлар гаиләсенә килеп төшкәч, сорауны башкачарак куйдык. Балаларны татар җанлы итеп үстерү, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен нишләргә?

Әби-бабай биргән рәхәтлек

Сорауны йорт хуҗасы, үзе әйтмешли, бәхетле тәхеттә утыручы 87 яшьлек  Шәүкәт абыйга юлласак та, җаваплар төрле тарафтан ишетелә башлады.

– И-и, безнең әти – әкият капчыгы ул. Оныкларны гына түгел, безне дә әкиятләр сөйләп, бишек җырлары көйләп үстерде. Үзе дә уйлап чыгара иде, ахры. Күбесен укыганым да, ишеткәнем дә юк. «Унөченче Әхмәт» дигәне бигрәк тә хәтердә калган, – дип сүз башлады бүген гаиләсе белән Кыр Көрнәлесендә яшәүче кызы Венера. – Бишәүләп тәгәрәшеп үстек, хәзер инде кошлар кебек таралышсак та, барыбызның да балалары әби-бабай тәрбиясен тоеп үсте. Әни белән әтинең 15 оныгы, 6 оныкчыгы  бар хәзер.  Үзләренең гаилә корып яши башлауларына – 63 ел.

Әлбәттә инде, төп нигездә калган уллары Айрат, киленнәре Гөлсириннең дүрт баласына мондый бәхет күбрәк тәтегәндер дип уйларга кирәк. Моннан шактый еллар элек бу гаилә белән танышырга туры килгән иде. Ул вакытта оныклар бәләкәй иде әле. Гел күз алдымда тора: кайсы бабасының муенына менеп атланган, кайсы аягына ябышкан, берәү әкият сөйләргә куша, икенчесе уйнарга чакыра, өченчесе… Ул вакытта алар миңа тирәккә кунган кош балалары кебек тоелган иде. Бүген инде зур үскәннәр.  Таңсылу югары уку йортын тәмамлап, гаилә корган, Назлыгөл  КХТИда укый. Авыл мәктәбендә Ясминә белән Аяз гына калган.

Сүзгә Камаловларның тагын бер кызлары Гөлнур  кушылды.

– Тәпи йөреп киткәнче, балаларының да, оныкларының да кулларына гармунмы, кураймы – берәр музыка коралы тоттырды әти. Ватылыр дип тә курыкмады. Җимерелеп төшсә, әрләмәде. Үзе дә уйнады. Безне дә өйрәтте. Музыка өлкәсе буенча китүчеләр  булмаса да,  рәхәтләнеп уйныйбыз да, җырлыйбыз да. Хәзер әнә Ясминә белән Аяз  Алексеевскига, музыка мәктәбенә йөриләр. Сәхнәдән төшкәннәре юк.

Бу сүзләрне исбатлагандай, гаилә, гөр килеп, «Туган тел» җырын да җырлап алды. Гармунда, баянда уйнаучылар да күп, синтезатор, барабан, гитара да ярдәмгә килде. Бабалары шул арада яшь музыкантларга дәрес бирергә дә өлгерде. Бу җәһәттән зарланып та алды. «Балалар татарча көйләрне уйнарга өйрәнә алмыйлар, чөнки ноталар юк», – диде.

Айрат белән Гөлсирин исә әби-бабаларының хезмәт дәресләренә тукталдылар.

– Әти балаларны инеш буйларына алып төшеп китә. Бергәләп сукмакларны агачлардан чистарталар. Кайчакларда берәр эш тапкан була. «Кырларны таштан чистартып кайтыйк әле», – дип ерак басуларга алып чыгып китә. Шулай итеп  табигатьнең матурлыгын күрсәтеп йөри ул аларга. Әниебез Галия аш-су янында мәш килгәндә, балалар аш бүлмәсеннән чыкмый. Барысына да эш табыла. Шуңа күрә өстәлебез төрледән-төрле милли ашлардан сыгылып тора.  

Шул арада Шәүкәт абый Галия апаны ничек итеп урлап кайтуын сөйләп алды.  Барысы да рәхәтләнеп көлештеләр. Бүген онытылган, дөресрәге, кулланылудан тукталган  гореф-гадәт булса да, үзенә күрә тарих бит инде. Тарих дигәннән, авыл тамырлары да шушы гаиләдә саклана. Шәүкәт абый үзенең сигезенче китабын төгәлләгән. Каләмен кулыннан төшерергә уйламый да. Балалары да, оныклары да ярдәм итә. Бабаларыннан күреп, барысы да язу-сызу эше белән шөгыльләнә. Оныгы Назлыгөл «Ватаным Татарстан» газетасы үткәргән «Бу бит безнең авыл» бәйгесендә дә призлы урын яулаган иде.

Оясында ни күрсә…

Очканда шул булыр, дигән гыйбарә бик туры килеп тора Камаловларга.

Гөлсириннең: «Бу нигездә 23 ел килен булып яшим. Әти-әни белән бер тапкыр каршылыкка кереп караганым булмады. Зарланырлык сәбәп тә юк. Айрат та минем әти-әниемә бик хәерхаһлы. Ике якны да бер итеп күрәбез. Аерып карамыйбыз», – дип сөйләгәненә Шәүкәт абый белән Галия апаның кызлары да кушылды.

– Туган нигезгә рәхәтләнеп кайтып йөрибез. Караңгы чырай күргәнебез юк.  Әти белән әни ышанычлы кулларда, шуңа шатланып туя алмыйбыз. Гөлсирин аларны бик карый. Авырып китсәләр дә ярдәменнән ташламый. Рәхмәтебезнең иге-чиге юк. Ходай үзен сәламәтлектән аермасын, – диештеләр.

Эш-гамәлләр дә бергә-подзаг

Камаловлар гаиләсе авыл, мәктәп тормышыннан аерылгысыз булып яши.

– Безнең өйдә сөйләшүләр ике генә темага була. Берсе – җир, икенчесе – мәктәп, – ди Айрат, уенын-чынын бергә кушып. – Җир – ул әтинеке инде, ул фикер йөрткәнчә, крестьян аннан башка яши алмый, яшәргә дә тиеш түгел. Заманында шактый җир алып калды ул, безне дә, оныкларны да эшкә өйрәтеп үстерде. Туганнарым Венера да, Алсу да, Гөлнур да  гаиләләре белән җирдән аерылмаганнар. Шул ук вакытта күбесе укытучы булып эшли. Мәктәптә эшләүчеләр күп безнең нәселдә. Укытучылар җыелса, әти: «Монда мәктәп турында сөйләшәләр икән», – дип китеп барган була.

Айрат үзе дә Шонталы мәктәбендә тарих фәнен укыта.  Тарих фәнен укытуга  үз карашы бар аның.

– Минемчә, бу фәнне бүген өлкән яшьтәгеләр укытса, әйбәтрәк булыр иде. Чөнки без соңгы вакытта булган барлык үзгәрешләрне дә үз күзләребез белән күрдек. Шул тормышта кайнап яшәдек. Шуңа күрә чагыштыра алабыз, – ди ул.

Айратның тагын бер миссиясе бар: ул – авыл имамы, мәчеткә үзе генә түгел, улы Аяз да йөри.  Мәдрәсәгә укырга кергәнен өйдәгеләргә дә соңрак кына әйткән.  Авыл хуҗалыгы институтында укыган җиреннән практикага кайткан да китеп тормаган. Дин юлына кереп китүен әнисе ягыннан әби-бабай йогынтысына бәйли.

Гөлсирин исә инде алтынчы ел Шонталы мәктәбендә директор булып эшли, татар теле һәм әдәбиятын укыта. Ул үзен борчыган әйберләр турында да сөйләп алды:

– Авыл нык булып яши дә кебек. Әмма балалар саны күзгә күренеп азая шул. Күп кеше Казанга, Алексеевскига китеп урнаша. Минемчә, мәктәптә уку-тәрбия эшләренең яхшы куелуы кайберәүләрне бу адымнан саклап кала әле. Шуңа күрә бик тә тырышабыз.  Балаларны хезмәткә дә өйрәтәбез. Чәчәкләр, үсентеләр үстерәбез. Кишер дә чәчәбез. Аларны саткан акчага техника алабыз.  Хәзер бит 9 нчы сыйныфтан соң имтиханнарны татар телендә дә бирергә була. Бөтен фәннәрне татарча укытсак та, ике телдә дә иркен җавап бирерлек итеп өйрәтергә тырышабыз. Районга укуын дәвам итәргә киткән балалар мәктәпне медальгә бетерә. Бик сөенәбез.  Ә болай, сүз дә юк,  бөтен чаралар, бәйрәмнәр татар телендә үтә.  Әби-бабайларны, әти-әниләрне кунакка чакырабыз, балалар аш-суны хезмәт дәресләрендә әзерлиләр.  Кыскасы, гаиләләр белән бик тыгыз элемтәдә яшибез.

Директорның сүзләрен раслап дигәндәй, быелгы август киңәшмәсе дә Кыр Шонталысы мәктәбенә зур сөенеч китерә. Мәктәпне яңа 2023–2024 уку елына  сыйфатлы итеп әзерләгән өчен беренче урынны яулаганнар, 30 мең сумлык сертификат тапшырганнар. Ә Гөлсирин Сәгыйтовна үзе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. «Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борынгы традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының  мәдәни мирасын дәвам итү буенча шәхси хезмәтләре өчен» дигән сүзләр дә бар анда.  Бу сүзләр Камаловлар  нәселенә атап әйтелгән кебек.  Гөлсириннең  бу өлкәдә беренче генә бүләге түгел икән.  Күптән түгел генә «Туган тел һәм якшәмбе мәктәбе укытучылары арасында үткәрелгән бөтенроссия конкурсының «Профессиягә тугрылык» номинациясендә дә җиңү яулаган ул.

Фәния Әхмәтҗанова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

РЕЦЕПТ

– Безнең әни – авылда иң оста пешекче, – дип мактый Гөлсирин каенанасын. – Мине дә бик күп нәрсәгә өйрәтте. Шулай да аш бүлмәсенә әни хуҗа әле. Без моның шулай булуына бик сөенәбез. Мәшәкатьләр күп булгач, өлгермәс тә идек. Ходай әниебезне сәламәтлектән генә аермасын. Бигрәк тә балалар рәхәтләнә. Аяз мәктәпкә киткәндә заказ биреп китә. Әни бер дә иренеп тормый, әзерләп куя шуларны. Көне буена аяк өстендә йөри торгач, арып та китә торгандыр инде. Кичен без эштән кайткач, үз бүлмәсенә кереп «югала». Без шулай әле һаман да әни тәрбиясендә яшибез. Рәхмәт яусын үзенә.

Бабам сабаклары

Бабай апам белән мине машина йөртергә дә өйрәтте. Бу өйрәнү «түләүле», бабайның хәйләсенә корылган булып чыкты. Арпа, бодай башаклангач, әйдәгез, басуларны карап кайтыйк дип, ул безне кырга алып бара. Рульгә апам Таңсылу белән алышынып утырабыз. Бераз йөргәч, туктап, арпа-бодай арасында үскән чүп үләннәрне җыябыз. Бабай безгә солычаның зыяны турында сөйли. Уңышны киметә, ди. Безнең кырга баруыбыз үзе бер дәрес була: машина йөртәбез, басуны чүптән арындырабыз, агрономия фәне нигезен өйрәнәбез. Апам машина йөртү курсында укып, таныклык алып кайтты. Казаннан кайтып йөриләр.

Бабайның тагын бер «мәкерле хәйлә»сен – безне ничек гармунда уйнарга өйрәткәнен дә сөйлим әле. Өйрәнәсе килми генә бит инде. Бабай безгә: «Гармунда уйнаганда аны хәрәкәткә китерергә, күреген аерырга, кысарга кирәк, моның өчен кулларның көче булырга тиеш», – ди. Ягъни мускулларны ныгыту була инде бу. Ә кемнең көчле буласы килмәсен, ди?! Тырышабыз шулай. Аннан: «Җырлаганда баш миенең бөтен күзәнәкләре эшкә җигелә, алар үзләренчә зарядка ясыйлар, ныгыйлар, үсештә булалар», – ди. Шулай итеп җырларга да өйрәндек.

Бабай укуны, читкә китүне дә хуплый. Туган авылыңны сагынып кайтыр өчен читкә китеп карарга кирәк, ди.  Нигезләрен бетереп киткән кешеләрне бик жәлли. Алар үзләренә  саркып тора торган мәңгелек яра ясыйлар, ди

Назлыгөл Камалова


Фикер өстәү