Кешелеклелек, гадилек һәм тирәнлек. Татарстан башкаласында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

Кино йолдызлары, кызыл келәм, дөньяның төрле почмакларыннан җыелган кинематографлар. Татарстан башкаласында XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Ачылыш тантанасы, гадәттәгечә, затлы итеп, кызыл келәмнән һәм чәчәк бәйләмнәре белән башланды. Сүз уңаеннан, быел ул беренче тапкыр Галиәсгар Камал театрында узды. Тантаналы чарада без дә булып кайттык.   

Ачылыш алдыннан Камал театрын халык сырып алган иде. Барысы да кино йолдызларын көтә. Казан кинофестиваленә килгән мәртәбәле кунаклар кызыл келәмнән уза торды, театр эчендә оркестр төрле милли көйләр уйнап кунакларның күңелен ачты. Тантананы Россия театр һәм кино актрисасы Ирина Лачина белән Татарстанның атказанган артисты Әмир Әхмәдишин алып барды.

Быелгы фестивальгә дөньяның 44 иленнән 712 гариза килгән. Конкурс программасына 20 илдән 52 фильм сайлап алынган. 5 көн дәвамында барлыгы 112 фильм күрсәтеләчәк. Фестивальнең яңалыгы да бар: күрсәтеләчәк фильмнарны Казанда гына түгел, республика районнарындагы кинотеатрларда да карарга мөмкин булачак.

Быелгы фестиваль кысасында Татарстан кинематографының 100 еллыгы билгеләп үтелә. Кичәдә татар киносы үсеше тарихына аерым игътибар бирелде. Сәхнәдәге экранда 1926–1928 елларда «Таткино» базасында төшерелгән «Булат-батыр» филмыннан (режиссер – Юрий Тарич, сценарий авторы – Натан Зархи) өзекләр күрсәтелде. Миллилек дигәннән, жюри әгъзаларына татар халкының баш киемнәрен: ир – атларга түбәтәйләр, хатын-кызларга калфаклар бүләк иттеләр.

Фестиваль кунакларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән кинофестивальне оештыру комитеты рәисе, Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев сәламләде.

– Унтугызынчы фестиваль дибез икән, безнең инде тәҗрибә бар, безгә ышаныч бар, тамашачы, лаеклы жюри бар дигән сүз. Татарстан Россиянең иң алдынгы субъектларының берсе буларак, кешеләрнең тормышына кагылышлы күп темаларны, шул исәптән ислам, мөселманлык мәсьәләләрен күтәрә. Халыкара кинофестивальдә бөтен дөнья катнаша, безгә рәхәтләнеп киләләр. Без моның белән горурланабыз, – диде Васил Шәйхразыев. – Әле фестиваль алдыннан республиканың Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән сөйләштек, ул фестиваль барлыкка килгән вакытларны искә төшерде. «2005 ел, Казанның 1000 еллыгын уздырдык, үзебезне бөтен дөньяга таныттык. Безгә икътисад һәм сәясәт юнәлешендә генә түгел, ә мәдәният, кино аша да керергә кирәк иде», – диде Минтимер Шәрипович. Канны кинофестивале бар икән, Казанныкы нигә булмаска тиеш?

Мөселман киносы фестивале Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин тәкъдиме буенча 2005 елдан бирле уздырыла. Кунакларны аның исеменнән Рушан хәзрәт Аббасов котлады.

– Ни кызганыч, әмма без ул вакытта җәмгыятьтә исламны аңлап җиткермәүләрен күрдек. Без исламның матурлыгын күрсәтергә тиеш идек. Кинематографиянең миссиясе – барлык традицион диннәрнең нигезенә салынган рухи-әхлакый кыйммәтләрне күрсәтү. Безнең кинофестиваль дә әнә шул зур миссияне йөртә, – диде Рушан Аббасов.

Мөселман киносы Голливудныкыннан кешелеклерәк булуы белән аерылып тора. Бу хакта фестивальнең жюри рәисе, Сенегал режиссеры Муса Туре әйтте.

– Конкурс программасына сайлап алынган фильмнар искиткеч, барлык жюри әгъзалары да минем белән килешердер. Шуңа күрә безгә сайлау авырга туры киләчәк. Бигрәк тә дөньяда төрле карашларның кисешүе булуы яхшы. Фильмнарның гадилегенә, кешелеклелегенә һәм тирәнлегенә сокландым, – диде жюри рәисе.

Жюри әгъзаларына 13 номинация җиңүчеләрен ачыкларга туры киләчәк. Фестивальнең халыкара программасына Татарстан режиссерларының дүрт фильмы кертелгән. Моннан тыш, тагын 12 фильм милли программада күрсәтеләчәк.

Ләйсән Сафина

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү