Миңнеханов белән Соколов Татарстан һәм Киров өлкәсе хезмәттәшлеге турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов белән эшлекле очрашу үткәрде. Губернатор Казанга «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» беренче халыкара форумында катнашу өчен килгән. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике як форумның беренче көн нәтиҗәләре турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов күрше төбәкләрдәге коллегалары өчен бу мәйданчык Кытай базары потенциалы белән танышу өчен файдалы булыр, дигән ышаныч белдерде.

Шулай ук Татарстан Рәисе һәм Киров өлкәсе губернаторы ике төбәкнең сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге темасына да тукталдылар. Төбәкара товар әйләнеше бүгенге көнгә 6 миллиард сум тәшкил иткән. Татарстанның дистәләгән предприятиеләре, шул исәптән КамАЗ, Казан авиация заводы, Татспиртпром җитештерү кооперациясен үстерә.

 


Фикер өстәү