Алексей Песошин Татарстан финансчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

8 сентябрь – Финанс хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан әлеге өлкә хезмәткәрләрен һәм ветераннарны Премьер-министр Алексей Песошин котлады.

«Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез – Финанс хезмәткәрләре көне уңаеннан котлыйм! – диелгән котлауда. – Финанс системасы гомер-гомергә җәмгыять тормышында бик мөһим роль уйнап килә. Икътисадның барлык өлкәләренең тотрыклы үсүе, социаль әһәмиятле программаларны тормышка ашыру, халыкның тормышын яхшырту аның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвенә бәйле.

Финанс дисциплинасы, бюджетара мөнәсәбәтләрдәге тотрыклылык, чыгымнарның нәтиҗәлелеге – сез һәр көн саен уңышлы төстә үтәп килгән төп бурычлар бу. Шуның нәтиҗәсендә Татарстан теләсә кайсы кыенлыкларны җиңеп чыга.

Республикабыз финансистларының югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык һәм намуслылык кебек сыйфатлары белән аерылып торачагына ышанам.

Хезмәтегез өчен, эшкә намуслы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт! Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар телим!»


Фикер өстәү