Татар мәктәпләрендә әдәбият кимегән: «ВТ» мәктәпләрдәге туган телгә бәйле вазгыятьне белеште

Яңа уку елында мәктәпләрдә федераль дәүләт стандартының яңартылган федераль программасы буенча эшли башладылар. «ВТ» хәбәрчесе шул уңайдан мәктәпләрдәге туган телгә бәйле вазгыятьне белеште.

Узган уку елында республикада 610 татар мәктәбе эшләгән. Татар телендә белем алу күрсәткече – 25, белем һәм тәрбия бирү 51 процентны тәшкил иткән. Узган уку елында «Туган тел һәм әдәбият» предметлары  кысасында укучыларның 63 проценты – татар, 36 проценты – рус телен һәм 1 проценты чуаш, мари, мордва, удмурт, иврит һәм башкорт  телләрен өйрәнгән. Яңа уку елында укучыларның күпмесе туган тел буларак, татар һәм башка телләрне сайлавы әлегә билгеле түгел. Моны сентябрь ахырында белербез.

Тагын уйга калдык…

Татар теленнән федераль эш программалары төзүдә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашты. Институтның милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмовадан моның  нечкәлекләре турында сораштык.

Гөлназ Мөхәрләмова белдергәнчә, бердәм программага нигезләнгән дәреслекләр кертелү укучыга кайда һәм нинди шартларда белем алуына карамастан, бер югарылыкта, бер дәрәҗәдә белем алу мөмкинлеген тудыра. Төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, ниһаять, югары уку йортларына кергәндә сынаулар да, аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ шул күләмдәге белемне таләп итәчәк.

– Федераль белем бирү программаларының бер өлеше булган «Туган тел (татар теле)» һәм «Туган (татар) телдәге әдәбият» уку предметлары буенча федераль эш программаларына берникадәр үзгәрешләр кертеп эшләргә туры килде, – диде Гөлназ Мөхәрләмова. – Яңа уку планнарына игътибар итсәк, татар мәктәбенә караган өлештә сәгатьләр санында үзгәрешләр бар. Әгәр элек татар телен өйрәнүгә – 2 сәгать, әдәбият фәненә 2 сәгать бирелгән булса, яңа планнарда сәгатьләр бүленеше татар теленә – 3 сәгать, әдәбиятка 1 сәгать бирелә. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укыту бер сәгатькә калгач, бер борчылган булсак, хәзер инде татар мәктәпләрендә халкыбызның бай әдәби мирасын бер сәгать эчендә ни рәвешле сыйдырып бетереп укытып булыр икән дип тагын уйга калдык.

Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләнгән туган тел (татар теле) дәреслекләре (авторлары – М.М. Шәкүрова, Л.М. Гыйниятуллина, О.Р. Хисамов) һәм туган (татар) телдәге әдәбият дәреслекләре дә (авторлары – Д.М. Абдуллина, Г.Н. Мөхәрләмова) федераль эш программаларына туры китереп, заман таләпләренә, филологик һәм педагогик белемнең яңа алымнарына туры китереп эшләнгән.

Эшләп карагач, беленер

Балтач районының Куныр мәктәбендә хәзер 3 сәгать – татар теле, 1 сәгать әдәбият укыталар. Татар теле укытучысы Әнисә Саттарова белдергәнчә, баланы китаптан бөтенләй биздермәс өчен, укытучыга тырышырга туры киләчәк. Сүз уңаеннан, быел республикада 8 укучы татар теленнән бердәм республика имтиханы тапшырган иде. Алар арасында Әнисә Саттарованың укучысы Зилия Юнысова да бар. Ул КФУда татар теле юнәлешен сайлаган.

– Әдәбият дәресләренең кыскаруы борчый, әлбәттә. Балаларга әсәрне укып кына түгел, күңелләренә барып җитәрлек итеп сеңдерергә кирәк бит. Кызыксындыру юллары эзлибез. Сканвордлар төзергә тырышабыз. Узган ел 5 нче сыйныфларга татар телен яңартылган стандартлар нигезендә төзелгән электрон кушымта ярдәмендә укыттым. Менә шуны дәреслек итеп бастырсалар, бик әйбәт булыр иде. Анда әдәбият белән дә бәйләнеш бар, – ди 28 ел татар теле укытучы Әнисә Саттарова.

Гөлгенә Нурмиева исә Казандагы 27 нче татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Аның әйтүенчә, әлегә ана теле укытучылар яңа программага үзләре дә төшенеп кенә килә. Ни өчен дигәндә, дәреслекләр белән программалар арасында аерма зур. Эшләп карамыйча, уңай һәм тискәре ягын әйтә торган түгел. Элеккегесе белән чагыштырганда, укытучыга, балаларның белемен бәяләүгә карата таләпләр төгәлләштерелгән. Үзгәрешләр сәгатьләр санына кагылган. Татар теле 1 сәгатькә арткан. Бу һәр мәктәптә төрлечә.

– 5 нче сыйныфка яңа татар теле дәреслекләре (авторы – М. Шәкүрова) кайтты. Хәзер әдәбиятны көтәбез. Бу дәреслеккә сынау үткәргән идек. Укучыларга бик ошады. Анда тәрбия беренче урынга куелган. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган электрон кушымтасы да бар, – ди Гөлгенә Нурмиева. – Бердәм дәреслекләргә күчү бара. Татар мәктәбе булгач, безнең сайлау мөмкинлеге әллә ни зур түгел иде. Гомер буе бер дәреслек белән эшләргә күнектек. Бәлкем, рус төркемнәре өчен үзгәреш бардыр. Сыйныфларда бер генә дәреслек линиясе бармый иде. Бу исә бер сыйныфтан икенчесенә күчкәндә, йогынты ясамыйча калмый. Әйтик, бишенче сыйныфта – бер, алтынчыда – икенче төрле. Әгәр бер авторлар, авторлар төркеме булса, белемне системага салырга ярдәм итәчәк дип уйлыйм.

Дәресләр кыскармый, дәреслекләр юкармый

Татарстан Мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйзәтуллина, мәктәпләрдә сәгатьләр саны да узган елдан үзгәрмәде, дип белдерде. Туган тел, гадәттәгечә, әти-әниләр гаризасы буенча сайлана. Закон буенча  укыту планын мәктәпләр үзе төзи һәм раслый. Бездә туган тел укытылмаган мәктәп юк. Россия буенча исә туган тел булмаган укыту планнарын да керткәннәр.

– Федераль программаларның максаты – бердәм белем бирү киңлеге булдыру. Моңа кадәр һәр дәреслек авторының үз программасы булса, хәзер дәреслекләр бер программага нигезләнеп төзеләчәк. Татар теленнән бердәм программаларны төрле дәреслек авторлары бергәләп төзеде. Бу бер генә дәреслек кала дигән сүз түгел. Апрельдә федераль исемлеккә кертү өчен яңа дәреслекләр җибәрелде. Алар инде бердәм программага карап эшләнде, – диде Энҗе Гыйзәтуллина.

Ул аңлатып үткәнчә, моңа кадәр үрнәк эш программалары дип йөртелсә, хәзер федераль дип атала. Бу укытучының эшен җиңеләйтәчәк. Ни өчен дигәндә, тели икән, ул шул әзерен генә дә куллана ала. Моңа кадәр туган телләр һәрберсе аерым булып, ФГОС реестр дигән сайтка куелган. Ә хәзер бердәм белем бирү программасына аерым бер бүлек булып кертелгән. Анда туган телләр һәм әдәбиятлардан 130лап программа бар.

Сан

***

 Бүген куллану өчен 100дән артык дәреслек һәм уку әсбабы бар, яңа программаларга нигезләнеп эшләнгән тагын 26 комплект Мәгариф министрлыгына җибәрелгән.

***

Узган уку елында Татарстан мәктәпләрендә – 3194, Россиянең башка төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем биргән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү