Гөмбәче Нәфирә Игламова: “Сезонына 180шәр мең акча эшлибез”

Казанда яшәүче Игламовлар гаиләсе гөмбә җыеп, аны тозлап, маринадлап кәсеп итә. Бу эшкә тотынуларына 11 ел икән инде. Гөмбә җыю теләге Нәфирәгә декрет ялында утырганда килә.

– Ялымны да көзгә калдырам хәзер. Рәхәтләнеп тыныч кына гөмбә җыям. Республиканың төрле районнарына барабыз. Дусларыбыз чакырып тора. Мамадыш, Питрәч, Лаеш, Спас районарында гөмбә күп. Эзләсәң, бар инде ул. Зарланып булмый. Узган ел гөмбә сатып 160 мең сум акча эшләдем. Ул акчалар ипотека түләгәндә бик тә ярдәм итә инде, – ди Нәфирә.

Гөмбәне кечкенәдән аера белә икән. Укытучысы Мәдинә апа оста урманчы булган. Барысына да ул өйрәткән. Әлегә алар майлы гөмбә җыялар. Озакламый нарат гөмбәсенә тотынырга дип торалар.

– Гөмбәне эшкәртергә дә өйрәндем. Үземнең генә белгән серләрем бар. Төсләрен матур итеп сакларга тырышам. Кешеләр әзерләгән гөмбәмне бик ярата. Кайчак ясап кына куям, килеп алып та китәләр. Ничә еллар буе шушы эш белән шөгыльләнгәч, үз клиентларыбыз да күп. Өлгереп тә булмый кайчак. Кемгәдер җитми дә кала, – ди оста гөмбәче.

Әле менә өч көн эчендә 40 мең сумлык гөмбә әзерләп куйганнар. Быел акчасын да күбрәк эшләргә өметләнеп торалар. Гөмбәсе бар, алучылары җитәрлек, калганын исә Нәфирә үзе булдыра.

– Гөмбәне җыю да, эшкәртү дә бик рәхәт эш. Мин аны ялга тиңлим.Гөмбәләрне юганда бар дөньямны онытып, уйларга чумам. Эшне бит аны яратсаң гына эшләп була. Иң мөһиме – иренмәскә кирәк. Туган авылым Яшел Үзән районының Мамадыш Әкил авылында да тырыш халык яши. Алар бар яктан булган. Эшләп яшәү безгә кечкенәдән сеңдерелгән. Эшлисең икән, ризыгың бар дигән сүз, – ди Нәфирә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү