Казан мөселман киносы фестивале җиңүчесе билгеле

Татарстан башкаласында XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Фестивальнең төп бүләге – «Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм» номинациясендә икенче ел рәттән Иран фильмы җиңде. «Без предварительной договоренности» кинокартинасының режиссеры – Бехруз Шоайби.

Чара кунаклары арасында танылган серб режиссеры Әмир Кустурица да бар иде, ул «Иң яхшы милли фильм» номинациясендә җиңүчене игълан итте. Җиңүгә «Мишка» фильмы белән режиссер Юлия Захарова лаек булды.


Фикер өстәү