Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелә

Татарстанда көчле җил, кыска вакытлы яңгыр һәм 21 градустан да артык булмаган җылылык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.

Җил төньяк-көнчыгыш уртача, урыны-урыны белән 15-20 м/с ка кадәр көчәячәк. Төнлә белән температура 8 дән 12 градуска кадәр, көндез төбәктә 21 градустан да артык җылы көтелми.

Казанда — 18, 20 градуска кадәр җылы булачак.


Фикер өстәү