Азнакай районының Тархан авылы халкы: «Газ керсә, юл булса, авыл җанланачак»

Газ керсә, юл булса, авыл җанланачак. Азнакай районының Тархан авылы халкы әнә шулай дип өметләнә. Кайчандыр ташландык авылда кышын 83 яшьлек Венера Хисамиева үзе генә яшәгән. Хәзер инде яшьләр дә тартыла башлаган. Шәһәрдәгеләр өчен дә авыл – җылы кочак.

Дөресен генә әйткәндә, без бу авылга фермер Әмировларның болында йөргән ишәкләрен карарга дип сугылган идек. Кечкенә авылның урамын әйләнгәндә, Ком чишмәсе дигән язуга, зур самавырга күзебез төште. Заманында нефтьчеләр ясаган икән. Тирә-ягы – чәчкә. Монысы инде – авылның иң өлкән кешесе, әлеге дә баягы Венера апаның тырышлыгы. Сүнгән саланың ямьләнеп маташуы. Авырткан урыннары да юк түгел. Монысы инде табигый хәл.

Туу

Тархан авылы 1913 елда җирләрне хосусыйлаштыруга бәйле рәвештә барлыкка килә. Хосусый милекчеләр үз җирләренең бер урында туплануын тели. Биләмәләрнең төрле урында булуы уңайсызлыклар тудыра чөнки. Хафиз Хәлфин һәм аның иптәшләренең үтенече буенча Бөгелмә өязе җир төзү комиссиясе утырышында аларга җир бүлеп бирү мәсьәләсе карала. Шулай итеп, Илбәк авылыннан 24 хуҗалык яңа урынга төпләнә. Тархан авылында мәчет, зират өчен урын бүлеп бирелә. Указлы мулласы да була. Тик революциядән соң мәчетнең манарасын кисәләр. Ул бина авыл халкына мәктәп, медпункт, клуб, чеби фермасы буларак хезмәт итә. Беренче күмәк хуҗалык «Таң» дип атала. Сыер, тана, сарык фермалары оеша.

Тархан әкренләп кибетле, башлангыч мәктәпле, почталы, медпунктлы, тегермәнле авылга әйләнә. Бүген инде боларның берсе дә юк. Кирәк-яракны автокибет китерә.

Бүген авылда 80ләп җир кишәрлеге, шул исәптән, искесен, яңасын санаганда 50ләп йорт бар. 11 йортта барлыгы 21 кеше теркәлгән. Җәй көне 50ләп кеше яши, кышны алты йортта гына чыгалар.

Сүнү

Тархан Сарман районының Җәлил бистәсенә якын урнашкан. Арасы – 5–6 чакрым. Шунлыктан авыл кешеләренең күбесе шунда күчеп киткән. Авылда калган картлар бакыйлыкка күчкән. Шулай итеп, Тархан бик кечерәя.

Венера Хисамиева 6–7 ел элек авылда үзе генә яшәгән. Мунчага дип кайткан күршеләрен, бик әйбәт иде, дип мактый. Хәзер ул – улы Айрат, килене Мөнирә тәрбиясендә. Кызы Люция – лаеклы ялда. Балалары, оныклар булышып тора.

Венера апа 14 яшеннән фермада эшләгән. Ул таркалгач, 18 яше тулганчы бәхет эзләп Ташкентка чыгып киткән. Әҗвәт белән кавышып, 55 ел гомер кичергәннәр. Картлык көннәрендә авылга күченеп кайткан алар. Тугыз ел элек ире үлеп киткән.

– Авылда үзегезгә генә күңелсез булмадымы? – дип сорагач, елап ук җибәрде.

– Шуңа күрә ишекне бикләдем дә, 81 яшемдә Чаллыдагы Солтан дигән бер бабайга кияүгә киттем. Бер атна торуга авылны сагына башладым. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен шушы яшьтә генә белдем. Чын-чынлап гашыйк булдым. Аны төрек солтаным дип йөртәм. Бик әйбәт үзе. Сагынганымны белә, бар өеңә кайтып кил, ди. Әле менә авылда яшим, – ди Венера апа. – Җәй көне авыл музейга әйләнә. Табигате искиткеч. Авылның бөтен кешесе кайта. Тыз да быз машиналар йөреп кенә тора. Шул чакта Тарханымның сулышын тоям.

Кабыну

1998 елга кадәр Тархан Мәсгут авыл җирлегенә караган. Шул елларда күп кенә кешеләр шушы авылдан җир алган. Җәй көне күбесе дача итеп тота. Бәрәңге, яшелчә утырта. Торуын тормасалар да, ташландык авылны җанландырып җибәргәннәр. «Газ кертәбез» дигән хәбәр дә элек чыгып китүчеләрне авылга якынайткан.

Раушания һәм Айрат Ситдыйковлар пенсиягә чыккач, Җәлилдән туган авылларына күченеп кайткан. Гаилә башлыгы – шушы авылныкы.

– Яз көне кошлар сайрый. Тыңлавы рәхәт. Кышын чаңгыда шуабыз. Балалар, оныклар кайта. Тик юллар гына үзәккә үтә. Яңгыр-буранда авылга бернинди ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машинасы да керә алмый. «Газ кертәчәкләр», – дип сөендерделәр. Түземсезлек белән көтәбез. Әлегә өйне электр ягып җылытырга туры килә. Кечкенә өйгә без айга 5 мең сум түлибез. Зуррак йортларның чыгымнары 15–20 мең сумга җитә, – ди Раушания ханым.

Әмировлар өчен Тархан бөтенләй ят. Монда кайтып, үзләренең мини фермасын ачып җибәргән. Ат, сыер гына түгел, ике ишәкләренә кадәр бар. Санын арттырмакчылар.

– Авылны да, эшне дә яратабыз. Әмма юл булмау кыенлыклар тудыра. Пычрак көнне авылдан чыгып булмый. Машина хәтта сөт җыярга да керә алмый. Шуңа күрә сөтне малларга эчертергә туры килә, – ди Миләүшә.

Әмировлар кайтуга бигрәк тә Венера апа сөенә, «Печәнне чабып, авылны чистартып торалар, тормыш ямьләнеп китте», – ди. Кемнең матурлыкта яшисе килмәсен ди?! Өстәвенә кеше белән аралашып, гәпләшеп, бербөтен булып.

Лилия Әсадуллина, Илбәк авыл җирлеге башлыгы:

– Үзара салым программасы кергәч, юлларга бераз таш җәяргә тырыштык. Бөтенесенә дә булмады, әлбәттә. Бу эштә Җәлил бистәсенең нефть идарәсе булышты. «Юлларны карарга ярдәм итегез», – дип, ел да хат язып торабыз. Соңгы елларда авыл газлаштыру программасына кертелде, өйләргә газ килүен көтәбез.

Торбалар җир астыннан үтәчәк. Шуңа күрә юлларга тотынганчы, башта газ мәсьәләсен хәл итәсе иде. Авыл юллары бик тар. Кыш көне грейдер кертергә бик авыр. Кечкенә трактор белән чистарттырабыз. Газ кергәч, юлларга чират җитәр. Районның киләсе елларга үсеш планы бар. Шуңа кертү өчен, Тархан авылы юлларын яхшыртырга кирәк, дип гариза яздык. Авыл зураер дип өметләнәбез. Халкы өмәләрдә актив катнаша. Зиратын да, авылны да чистартып тора. Үзара салымны да күп җыялар.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү