Рәхмәт өчен түгел. Азия Омбудсменнар ассоциациясе кеше хокукларын яклау турында сөйләште

Татарстан үрнәк. Кеше хокуклары буенча стратегияне гамәлгә ашыру буенча республиканы мактадылар. Мондый документны тәҗрибә буларак өйрәнеп, федераль дәрәҗәгә чыгарырга исәп бар.

Билгеле булганча, Казанда бу көннәрдә Азия Омбудсменнар ассоциациясе Генераль Ассамблеясы утырышы һәм халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Россия төбәкләре һәм төрле илләрдән җыелган кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр тәҗрибә алмашты, республикадагы эшчәнлек белән танышты.

Хакимият белән кеше арасында күпер. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин омбудсменнар турында әнә шулай диде. Соңгы арада аларга мөрәҗәгать итүчеләр артуын да телгә алды.

– Үз җилкәгездә нинди җаваплылык күтәрәсез, башкалар турында уйлап, эшегезне «бу – бурыч» дип башкарасыз, – диде ул. – Сезгә: «Зур рәхмәт!» – дип әйтергә килүчеләр бик сирәк. Гадәттә, «булыш», «бир», «сакла» дип мөрәҗәгать итәләр.

Төрле милләтләрне үзендә сыендырган Татарстанда исә омбудсменнарга аерым игътибар һәм ихтыяҗ. Ник дигәндә, республикада тел, традицияләр, мәдәниятне саклау юнәлешендә омбудсменнарга таянып эш итәләр. Моны Фәрит Мөхәммәтшин да искәртте.

Россиянең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова сүзләренчә, хәзерге вакытта җәмгыятьнең гаделлеккә, милли үзенчәлекне саклауга ихтыяҗы аеруча зур. Шуңа да, Татьяна Москалькова әйтүенчә, яңа технологияләрне кулланып, халыкка тагын да якынаю ысулларын карарга кирәк. Ул халыкка хокукый белем бирүне оештыру һәм хокук яклау эшен оештыруда Федераль дәүләт мәгълүмат системасының сынау рәвешендә эшләтеп җибәрелүе турында да хәбәр итте.

– Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга ил төбәкләрендәге барлык вәкаләтле вәкилләрне колачлаган, алар алган мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат бирәчәк Федераль дәүләт мәгълүмат системасы оештыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттек. Шул рәвешле безнең мөмкинлекләребездән файдаланырга теләүчеләргә аларны куллану өчен тагын да җиңелрәк булыр иде, – диде ул.

(акцент) Сүз уңаеннан, үзенә мөрәҗәгать итүчеләр санын да яшермәде федераль кунак. 2022–2023 еллар аралыгында 270000 кешенең хокукларын яклаганнар. 2023 елның алты аенда 43106 мөрәҗәгать кабул ителгән. Москалькова әйтүенчә, мөрәҗәгать итүчеләрнең зарлары күбесенчә социаль сорауларга, медицина ярдәменә, дарулар белән тәэмин итү, экология, торак мәсьәләләренә, төрмәдә утыручыларның хокукларына бәйле.

Азия Омбудсменнар ассоциациясе президенты, Пакьстанның Федераль омбудсмены Эджаз әфәнде Әхмәт Куреши Казандагы җыенның әһәмиятен билгеләп үтте.

– Бу көннәрдә шактый мөһим мәсьәләләр турында сөйләштек. Татарстан җирендә кунакчыллыкның ни икәнен күрдек. Хокук саклау юнәлешендә тәҗрибә уртаклаштык. Проблемалар юк түгел. Азия Омбудсменнар ассоциациясе эшчәнлегенең җәмгыятьтәге әһәмияте зур. Әлеге берлеккә кергән илләр дөнья халкының 60 процентын тәшкил итә, – диде ул.

Белешмә

* Азия Омбудсменнар ассоциациясе кеше хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итүдә тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык буларак оештырыла.

* Ассоциация составына Азиянең 25 иленнән (Пакьстан, Азәрбайҗан, Иран, Кытай, Япония, Малайзия, Индонезия, Корея, Һиндстан, Вьетнам, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Грузия һ.б.) 44 әгъза керә, шуларның 9ы – Директорлар советы вәкилләре.

* Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2009 елдан Азия Омбудсменнар ассоциациясе составына керә. Казанда узган чарада Сәрия Сабурскаяны Директорлар советына сайладылар. Биредә ул Россиядән вәкил буларак эшләячәк.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү