12 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара кечкенә ыргак белән бәйләү көне

Бу бәйләү техникасының тарихы бик борынгы дигән фикер бар, ләкин документаль яктан аның XIX гасыр башында гына барлыкка килгәне раслана. Ыргак белән бәйләү җәмгыятьнең барлык катламнарында да бик тиз популярлаша.

Бәйрәмнең дә килеп чыгуы бик гади. 2007 елда кечкенә ыргаклар ясау белән мавыккан бер Америка блогеры әллә шаярып, әллә чын күңелдән үзенең блогында Халыкара кечкенә ыргак белән бәйләү көне турында игълан итә. Идея шундук хуплана. Шул вакыттан бирле бәйләргә яратучылар 12 сентябрьдә үз бәйрәмнәрен үткәрәләр, төрле чаралар оештыралар.

 

Мигреньга каршы көрәш көне

Медицина җәмәгатьчелеге инициативасы буенча 12 сентябрьдә Мигреньга каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Максаты – бу авыруның җитди булуына игътибар итү, аның нинди нәтиҗәләргә китерәчәге турында кешеләрнең хәбәрдарлыгын арттыру һәм бу проблеманың ни дәрәҗәдә бәяләнмәвен күрсәтү. Чөнки авыру пациентның физик һәм психик хәленә генә түгел, аның эшенә, гаиләсенә, социаль тормышына да йогынты ясый.

Медицина оешмалары статистикасы буенча, мигрень дөньяда таралган авырулар арасында өченче урында тора. Табиблар фикеренчә, ул генетика һәм әйләнә-тирә мохит факторларына бәйле. Нәселдәнлектән тыш, мигрень авыруының барлыкка килүнең төп сәбәпләре арасында үтә арыганлык, стресс, дөрес тукланмау, алкогольне артык куллану бар.

 

Третьяков галереясы

131 ел элек, 1892 елның 12 сентябрендә (яңа стиль буенча) сәүдәгәр һәм меценат Павел Третьяков Мәскәүгә рус сәнгате коллекциясен бүләк итә. Ул ике меңгә якын картина, график сурәтләр, скульптуралар, иконалар тапшыра. Алар яңа музейның нигезе була. Бер елдан соң музей «Павел һәм Сергей Михайлович Третьяков Мәскәү шәһәр галереясы»  исемендә ачыла, халыкта аны «Третьяков галереясы» дип йөртәләр. Бүген Дәүләт галереясы фонды 130 меңнән артык экспонатны үз эченә ала.

 

Беренче хатын-кыз полицейский

1910 елның 12 сентябрендә Лос-Анджелес полициясенә беренче хатын-кыз кабул ителә. Аңа «Policewoman ‘s Badge №1» дигән язулы значок бирәләр. Ул балаларга һәм хатын-кызларга каршы җинаятьләр белән бәйле эшләр алып барган. Аның контролендә шугалаклар һәм бию заллары була. Моңа кадәр хатын-кызлар төрмәләрдә генә эшләгән, тоткын хатын-кызларны саклаган. 2 елдан соң Нью-Йорк полициясе сафларын тагын ике хатын-кыз офицер тулыландырган, ә 1915 елга хатын-кыз-полицейскийлар дөньяның 16 шәһәрендә хезмәт иткән. Беренче хатын-кыз-полицейский лаеклы ялга 1940 елның ноябрендә чыккан.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү